Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель Тынычлык бүләге комитеты Кытайга Көнбатыш кыйммәтләрен тагуын кире кага


Нобель Тынычлык бүләге комитеты рәисе Торбьерн Ягланд Нобель тынычлык бүләген Кытай диссиденты Лиу Сяобога бирү карары гомуми кеше хокукларына нигезләнә диде.

Ослодагы матбугат очрашуында Ягланд бу карарның максаты Кытайга Көнбатыш кыйммәтләрен тагу түгел дип белдерде.

“Гомуми кеше хокуклары декларациясендә теркәлгән кеше хокуклары алар Көнбатыш кыйммәтләре дә, Көнбатыш стандартлары да түгел. Алар Берләшкән Милләтләр оешмасы әгъзасы булган һәрбер илгә карый. Шуңа күрә без ниндидер Көнбатыш кыйммәтләрен алга сөрү белән шөгыльләнмибез”, - диде Ягланд.

Ул шулай ук бүләкне тапшыру тантанасында катнашудан баш тарткан егермеләп ил арасында булган Украинаның киредән уйлап тантанада катнашырга карар иткәнлеген әйтте.

Кытай бүген үзенең Конфуций исемендәге беренче тынычлык бүләген тапшырды. Пекиң бу бүләкне Кытай белән Тайван арасында мөнәсәбәтләрне яхшыртырга тырышкан элекке Тайван вице-президенты Лиен Чанга бирергә булды.

Әмма Лиен вәкилләре аның Пекиңгә барырга җыенмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG