Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:14

Удмуртия республикасының сукырлар китапханәсе күрү сәләтен югалткан меңләп кешегә хезмәт күрсәтә. Алар монда күрү һәм ишетү сәләтен югалтучылар өчен төрле чаралар оештыра, төрле техник җайланмалар кулланып, аралашырга өйрәтә. Сукырлар өчен махсус җайланма нигезендә компьютерны үзләштерү мөмкинлеге дә бар.

“Китапханәгә йөрүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә”, диде бүлек мөдире Любовь Малафеева. Аларга биредә мәгълүмат туплау өчен төрле ысуллар, җайланмалар бар. Брайль системасында басылган калын-калын китаплар күп. Биредә начар күрүчеләр өчен зур хәрефләр белән язылган китаплар, шулай ук сукыр кешегә әйберне кул белән тоемлап белер өчен рельефлы китаплар чыгаралар.

Иң популяр китаплар – аудио китаплар. Алар китапханәдә бик күп. “Сөйли” торган китаплар заманча технологияләр нигезендә яңартылып та тора. Аудиокассеталарда, лазер тәлинкәләрдә, соңгы елларда махсус флэшкаларда “тавышлы” китаплар килә. Мәсәлән, флэшкада 37, хәтта 80 сәгатьлек язмалар тупланган. Китапханә аларны тыңлау өчен техник җиһазлар белән дә тәэмин итә.

“Хәзер “сөйли” торган китапларны татар телендә дә алу мөмкинлеге бар”, ди Мансур Гата улы Камалетдинов.

Мансур Камалетдинов китабы
Мансур Камалетдинов сугыштан соң, 1947 елда ишле гаиләдә туган. Аңа ике яшь тулгач, әтисе вафат булган. Әнисе тугыз баланы берүзе тәрбияләп үстергән. Мәктәптә дә, Казанда югары уку йортында да рус телендә укып, хәрби бүлекләрдә гомере үтүенә карамастан, Мансур Гата улы туган телендә җиңел аралаша. Ул моны гаиләдә дә татар телендә, урамда дуслары белән дә туган телендә аралашуының нәтиҗәсе дип бәяләде.

Китапханәгә килүче кешеләр арасында сукырлар гына түгел, хәтта бөтенләй дә ишетмәүчеләр дә күп. Алар белән “кулда кул” дип аталган аралашу системын кулланып эш итәләр. Гомумән, сукырлар җәмгыяте шушындый хәлгә очраган кешеләргә бик нык ярдәм итәргә омтыла, диде Мансур ага.

Мансур Камалетдиновка күрү сәләтен бераз кайтарганнар. Әмма караңгылык куркынычы зур булган. Ике күзенә дә күп тапкырлар операцияләр ясарга туры килгән. Табиблар һәм туганнары, шулай ук сукырлар җәмгыяте ярдәмендә ул бүген кояш яктысын, зәңгәр күкне, якыннарын күрә ала. Күрү сәләтен югалткан чорда, аңа чирдән арынырга иҗат ярдәм иткән. Мансур ага шигырьләр яза башлаган.

Башта шигъри юллар туганнарына, дусларына тәбрикләү буларак туса, шифаханәләрдә яткан вакытта бөтенләй икенче шигырьләр туган.

Быел Мансур ага, озак уйланулардан соң, үзенең беренче шигырьләр җыентыгын нәшер итте.

“Мин аларны үзем өчен яздым, шуңа да бастырып чыгарырга ниятем юк иде”, ди ул. Җыентык сукырлар җәмгыяте китапханәсе хезмәткәрләренең фидакарь ярдәме белән дөнья күргән.

Җыентык зур түгел. Күпчелек юллар туганнары, дусларына багышланган. Әмма биредәге һәр шигырь уйланырга этәргеч бирә.

Мансур Камалетдиновка тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән. Әмма язмышын каргап яшәми ул. Иҗатта көч тапкан, яшәү дәртен сүндермәгән. “Әле тагын яңа шигырьләр туар”, дип яшәвен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG