Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәбият кемгә кирәк?


Берничә ел элек китапка ихтыяҗ бик зур булган, диләр. Халык йотлыгып укыган, күптомлыкларны лотерея белән генә ота алганнар. Бүген исә вәзгыять бөтенләй башкача: кибетләрдә китаплар өелеп ята, үзе шигырь яки проза әсәре язмаган кеше әдәбият белән кызыксынмый диярлек.

Бүгенге татар әдәбиятының Европа дәрәҗәсенә күтәрелә алмавы да борчуга сала. Моның сәбәбен кемдер тәрҗемә булмауда, кемдер тәрҗемәчеләр булмауда күрә. Яшьләр арасында яшәү дәрәҗәсенең түбән булуын гаепләүчеләр дә, язучыларның булдыксызлыгына ишарәләүчеләр дә бар.

Халыкта тагын шундый фикер киң таралган – иҗат итүче, әдәбият белән кызыксынучы кешеләрне озак уйлаучы, хыялый, дөньядан артта калган, диләр. Һәрхәлдә, яшьләр арасында мондый фикер киң таралган. Бәлки моңа язучыларның әсәрләре гаепледер, алар шул ук Европа белән чагыштырганда, бер яссылыкта, бер үк темаларга гына язадыр? Ә бәлки көчле әсәрләр язылып та, аны укучы юктыр?

Татар әдәбиятының милләт тормышына тәэсире, дөньякүләм әдәбиятка чыгар өчен нишләргә кирәк, татар китаплары сатылсын өчен нишләргә – бу турыда яшь язучылар белән сөйләштек.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Айгөл Закирова, Айзат Солтанов, Ленар Хамматов, Фәнил Гыйләҗев, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Линар Закиров һәм Рүзәл Әхмәдиев катнашты.

Ләйсән Фәтхетдинова.
Иң беренче чиратта, әйдәгез шул турыда сөйләшик: ничек уйлыйсыз, бүген милләттә әдәбиятның роле нинди?

Айзат Солтанов. Әдәбиятның милләттә роле дип кенә, аны берничек тә милләтнең төп алгаручысы дип әйтеп булмый инде ул.

Айгөл Закирова
Айгөл Закирова.
Мин әдәбиятның милләтне алга алып баруы белән килешәм. Менә әйтәләр, фәлән кеше – алман язучысы, фәлән кеше – француз язучысы, диләр. Шуның кебек үк безнең дә Тукайны чит илдә татар язучысы буларак беләләр. Шулай булгач, милләтнең алга баруында әдәбиятның роле, һичшиксез, зур. Мәктәпләрдә балалар әдәбият белән танышып баралар икән, телне яхшы үзләштерәләр, дигән сүз. Әдәбият белән бергә милләт тә үзенең менталитетын саклап кала ала, санын арттыра ала, дип уйлыйм.

Яшәеш нинди – әдәбият шундый

Линар Закиров. Айгөл, менә сиңа каршы шундый сорау бирәсем килә: безнең татарлар дөньякүләм әдәбиятка чыксын өчен ни эшләргә кирәк? Без синең белән дөнья классиклары була алабызмы?

Айгөл Закирова. Без синең белән була алмыйбыз. Чөнки менә чит илләрдә – шул ук Америка, Францияне алыйк – анда яшәеш тә, тәрбия дә башка төрле бит инде. Безнең язганнар аларга кызык түгел. Анда яшьләр тәрбиясе дә башка төрле. Бәлки безгә кайбер чит, кыргый булып тоелган әйберләр алар өчен гадәтидер.

Линар Закиров. Димәк, татарларга дөнья классикасына юл мәңгегә ябык, диясең килә?

Айгөл Закирова.
Мәңгегә үк түгел. Бәлки 50 елдан соң үсеш алыр. Күрәбез инде: Казан Универсиада алдыннан төзекләндерелә. Шуның белән яшьләр дә үзгәрә, авыл яшьләре дә шәһәрләшә.

Ләйсән Фәтхетдинова.
Димәк, башта яшәешне европалаштырырга кирәк, аннары гына әдәбиятны?

Айгөл Закирова. Әйе, башта яшәешне, аннары әдәбиятны. Чөнки әдәбият – ул кешенең яшәешенә җавабы.

Гөлчәчәк Шәйхетдинова
Гөлчәчәк Шәйхетдинова.
Шулай дисең дә, Айгөл, әмма мәсәлән Достоевскийны Европада үлеп-бетеп укыйлар бит , ул да Европаныкы түгел. Чехов бар менә. Яшәешкә бәйле, дип уйламыйм мин.

Айгөл Закирова. Татар язучыларының да әсәрләрен тәрҗемә итсәләр, әйтик Гаяз Исхакыйның “Көз”ен, Әмирхан Еникинең “Матурлыгын”, “Әйтелмәгән васыятен”, Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрен тәрҗемә итсәләр, кызыксынып укырлар иде. Тәрҗемә итмиләр бит. Димәк башка кешеләр белми, һаман татар арасында кала.

Фәнил Гыйләҗев. Әлеге сүзләрдән чыгып, димәк безнең тәрҗемәчеләребез юк?

Айгөл Закирова. Нишләп булмасын, бар! Әмма аларга илтеп бирүчеләр юк. Әгәр дә язучының үзенә кирәкми икән, ул аның халкына кирәкме?

Ленар Хамматов. Безнең әйбәт тәрҗемәчеләребез бар, әмма аны да дөрес итеп тәрҗемә итә белергә, мәгънәне бирергә кирәк.

Ләйсән Фәтхетдинова. Бу сөйләшүдән чыгып караганда, безнең классик әсәр булырлык, чит илләрдә укылырлык, элек язылган әсәрләребез бар, әмма аларга тәрҗемә кирәк булып чыга. Ә бүгенге әдәбиятта, яшьләр әдәбиятында чит илләрдә кырылып укырлык әсәрләр бармы?

Айзат Солтанов. Беренчедән, икенче телгә тәрҗемә ул бик авыр булачак. Икенчедән, аны башка милләт вәкилләре аңламаячак. Чөнки фәлсәфә, менталитет дигән әйбер башка.

Айгөл Закирова. Кеше күңелендә булган әйбергә башкалар барыбер кайтаваз таба, аны аңлый, минемчә.

Линар Закиров. Яшьләр прозасы турында шуны да әйтәсе килә, алар хәзер бездә бик күп тә түгел. Әмма булганнарын күзәтеп барам. Бүген безнең берәр проблем килеп чыга, аннары югала. Кызганыч, менә шушындый темага язучылар бар. Ул әсәр бер-ике елга актуаль булып кала, 10 елдан соң искерәчәк. Безгә хәзер мәңгелек темаларны заманга яраклаштырып күтәрергә кирәк.

Китапны фанатиклар гына укыймы?

кибетләрдә китаплар өелеп ята...
Ләйсән Фәтхетдинова.
Сез әйтәсез, татар әдәбиятында элеккесендә дә, хәзергесендә дә классика булырлык, хәтта чит илләрдә дә укылырык әсәрләр бар, дисез. Шундый сорау туа: әсәрләр бар, чит илләргә дә барырлык, ә ни өчен аны үзебезнең татарлар да укымый соң? Кибетләрдә китаплар өелеп ята. Үзебез дә, башка халык та укымый.

Айгөл Закирова. Аһ итәрлек әсәрләр, шулай язучыларыбыз аздыр дип уйлыйм.

Линар Закиров. Минемчә, хәзер заманы шундый, кешенең һәр минуты исәптә, су буе кадәр әйберне уку отышлы түгел. Кыскалыкта осталык шигаре белән язарга кирәк хәзер.

Айгөл Закирова.
Ә мин алай димәс идем, мин романнар укырга бик яратам.

Ленар Хамматов. Роман укырга бөтен кешенең дә вакыты юк шул. Иртәнге 8дә эшкә китеп, 6да кайтып, аны уйларга вакыты калмый.

Айзат Солтанов. Икенче яктан, үземнән һәм белгән тагын берничә кешедән чыгып әйтәм, әгәр әсәр мавыктыргыч итеп язылган икән, йоклар алдыннан 3 сәгать эчендә 500 битлек романны да укып чыгарга мөмкин.

Линар Закиров. Шул ук фанатиклар бит инде, төп масса укымый.

Ләйсән Фәтхетдинова. Сез үзегез дә иҗат кешеләре, шуңа күрә сезгә укымый мөмкин түгел. Сез үзегездән чыгып фикер йөртмәгез, башкаларга карагыз. Әйтик ул язмый, иҗат итми, аңа шигырь төзелешен, башкаларның ничек язуын да өйрәнергә кирәк түгел. Аламы соң ул китапны? Башка юнәлештә белгечлек алучы дусларыгыз китап укыймы? Айгөл әйтә, мин алам, башкалар да ала, проблем юк ди, нигә алайса киштәләрдә китаплар өелеп ята, язучылар һаман укучы юк дип зарлана соң?

Линар Хамматов. Шәһәрдә белмим ничектер, авылда “Казан утлары”н күп кеше ала, шуны укый. Авылда китап та укыла. Бәлки шәһәрдә эш тыгызрактыр...

Айгөл Закирова. Башта кызыксыну уятырлык оригиналь әсәр булдырырга кирәк.

Рүзәл Әхмәдиев.
Иң беренче – китап эчтәлегенең сыйфаты, авторның осталыгы, аның авторитеты мөһим. Аннары, элек сөйлиләр: метроларда укыйлар иде, күләмле әсәр булса да укыла иде, диләр. Ләкин хәзер аны бары тормыш тизәюгә генә бәйләп булмый. Теләк булганда, аудиокитаплар тыңлап, электрон китапларны да укып була. Минемчә, китап нәшриятына татар теленең аз таралуы, татар телендә уй-фикерләү кимү иң авыр яра булды.

Ләйсән Фәтхетдинова. Димәк, татарча китаплар укылмау, сатылмау татар теленең кулланылышына бәйле булып чыга.

Ленар Хамматов. Китаплар күп, аларның барысы да укырга яраклы. Ни өчен укылмый – чөнки хәзер кешенең рухи кризисы. Һәм ул артканнан-арта барып, кешене үзеннән-үзе әдәбияттан этәрә.

Гөлчәчәк Шәйхетдинова. Менә сез укылмый, дип әйтәсез. Сезнең белән килешә алмыйм. Чөнки минем икътисад өлкәсендә укучы күп танышларым бар. Элек тә сорыйлар иде, хәзер дә татарча нинди китап, нәрсә укыйм, дип сораучылар бар. Авылга кайткач, үзем дә гаҗәпләндем: берьюлы бик күп апалар җыелган иде, әдәбият турында сөйләшә башладылар. Кемдер тарихи романнар укырга ярата икән. Исем китте, алар мин укымаган китапларны да укып чыкканнар, яңалары белән дә танышып баралар. Шуңа күрә укылмый дип әйтү дөрес түгелдер.

Китапка бренд кирәк


Ләйсән Фәтхетдинова. Аннары, тагын шундый нәрсә бардыр. Теләгән һәр кеше китап чыгара ала дип сөйлиләр бит. Хәзер шулкадәр күп китап арасында сыйфатлысы да, сыйфатсызы да бар. Әгәр сыйфатсыз китап эләксә, кеше китаптан гына түгел, татар китабыннан бизәргә мөмкин. Бу сыйфатлы китапларга да минус китерергә мөмкин. Шул ук сайлап ала алмау, адашып калу дип әйтергә буладыр.

Линар Хамматов. Язучылар бик күп, чынлап та. Кемнәрдер проблемлы, мәгънәле әйберләр яза, ә кайберәүләр нәрсә күрде, нәрсә башына килде, шуны яза да әдәбиятны артка чигәрә.

Ләйсән Фәтхетдинова. Бәлки берәр нинди бәяләү, сайлап алу өчен критерийлар кирәктер. Шундый билге булсын – бу китап авторның үз теләге белән чыгарылды дигән яисә, әйтик, тикшерелгән, сыйфатлы дип бәяләнгән китап, дип. Сайлап алганда да шундый мөмкинлек булса, үсешкә бер адым да булыр иде, мөгаен.

Рүзәл Әхмәдиев.
Ягъни китапларның бренды булырга тиеш.

Фәнил Гыйләҗев һәм Ленар Хамматов
Фәнил Гыйләҗев.
Бренд дигәннән, безнең бит инде Татарстан китап нәшрияты бар. Ул чыгарган китаплар сыйфатсыз дип әйтергә минем телем бармый. Бар бит кайбер башка ширкәтләр, нәшриятлар. Татарстан китап нәшрияты үзе бер бренд булып торырга тиеш, минемчә.

Айзат Солтанов.
Ә бит китапны караганда, беребез мактаган шагыйрь башка берәүгә ошамаска мөмкин.

Ләйсән Фәтхетдинова. Язган әсәрләр чит илнекеләр белән бер югарылыкта булсын өчен, алар белән дә танышып барырга кирәк. Менә сез үзегез чит ил әдәбияты белән танышып барасызмы?

Рүзәл Әхмәдиев. Минемчә, әгәр нәрсәдер язасың икән, син яңалык язарга тиеш. Үз милләттәшләреңнең иҗат җимешләрен укып кына син ул яңалыкны үзеңдә тудыра алмыйсың. Иң беренче чиратта, язучы кешегә чит ил әсәрләрен уку заруридыр.

Фәнил Гыйләҗев. Чит ил әсәрләрен укырга кирәк, дигән фикер яңгырады. Бүген, гомумән, яшьләрдә иркенләп китап укыр өчен вакыт табыламы соң ул? Иҗат иткән кешеләр дә төрле эшләрдә, төрле җирләрдә эшләргә мәҗбүр. Бер сменадан китә, икенчесенә чаба, укуына барасы бар. Шул ук вакытта иҗат та итәргә кирәк. Шуның өстенә, үз милләтенең әсәрләрен генә түгел, чит ил әсәрләрен, бүгенгесен дә, классикасын да укырга вакыт таба аламы соң иҗат кешесе?

Гөлчәчәк Шәйхетдинова. Өлгермисең икән, язмыйсың инде. Иҗат итәргә кирәк дисең, иҗат итәсең икән, аны сыйфатлы итеп иҗат итәргә кирәк инде.

Ләйсән Фәтхетдинова.
Күп кенә очрашуларда язучылар үзләре дә әйтә: бүген язучылык белән яшәп булмый, диләр. Дөрестән дә, кеше яшәр өчен акча эшләргә тиеш. Эшеннән калган вакыты язучылыкка китә. Менә ул язучылыкка калган вакытының күпмеседер язып, күпмеседер укып үтә...

Ленар Хамматов. Укымыйча гына язып булмый ул. Гел укырга кирәк, чөнки син укыган саен яңаны белеп барасың.

Рүзәл Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев.
Минемчә, кеше, иң беренче чиратта, үзенең тормышын, яшәү рәвешен дөрес төзергә тиеш. Кеше берәр җирдә эшли икән (ансыз бүген булмый да), шул ук вакытта иҗат та итә икән – аның эшендә дә эзләнүләр булырга тиеш.

Ләйсән Фәтхетдинова.
Бүген яхшы әсәрләр язылсын өчен, язучылыкны хобби итеп кенә түгел, эш итеп кабул итәргә кирәк. Язучының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Әгәр ул аның эше икән, күпмедер вакытын белемен арттырырга тотып, күпмесендер язарга тотар – яхшырак әсәрләр туар иде шикелле.

Айгөл Закирова.
Эш итеп кабул ителсен өчен, аның югары гонорары булырга тиештер.

Гөлчәчәк Шәйхетдинова. Сәнгатькә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Ул гел соңгы планга күчеп бара, хәтта хәбәрләрдә дә сәнгатьне иң ахырдан күрсәтәләр.

Укылмаган китап – кулланылмаган тел

Ләйсән Фәтхетдинова. Әңгәмәнең башында булган, әмма сөйләшеп бетерелмәгән сорауга әйләнеп кайтасы килә. Милләттә әдәбиятның роле турында сөйләшеп бетерик әле. Күбегез килештегез дә инде, әдәбият милләттә зур роль уйный дидегез. Ә менә бүгенге әдәбият милләткә ничек тәэсир итә? Ул анда берәр роль уйныймы?

Рүзәл Әхмәдиев. Чыңгыз Айтматов әйтүенчә, халык тук кына түгел, ә мәңгелек булырга тиеш. Ә халыкның мәңгелеге аның телендә. Минемчә, әлегә, әдәбият киштәдә яткан булса да, китаплар безнең телебез-әдәбиятыбызны саклый.

Фәнил Гыйләҗев. Әдәбият, беренче чиратта, милләтне әхлакый яктан тәрбияләү чарасы булып тора. Ул шуның белән әһәмиятле.

Ләйсән Фәтхетдинова.
Шундый бер образ күз алдына килде: киштәдә яткан китаплар – киштәдә яткан тел, кулланылмаган китаплар – кулланылмаган татар теле шикелле. Күпме китаплар ята, димәк шул кадәр күбрәк кеше шул китапларны һәм шул телне кулланмый дигән сүз.

Бүген без түгәрәк өстәлдә яшь татар иҗатчылары белән татар әдәбияты, аның Европа киңлегендәге урыны, китап мәсьәләсе, проблемнардан чыгу юллары турында сөйләштек. Фикерләр төрле, һәм хәтта каршылыклы булып чыкты.

Инде өлкәннәр фикерен дә ишетергә теләп, әдәбият галиме Өлфәт Закирҗановка мөрәҗәгать иттек.

Ләйсән Фәтхетдинова. Өлфәт абый, ничек уйлыйсыз, соңгы елларда язылган әдәби әсәрләр укучылар тарафыннан укыламы?

Өлфәт Закирҗанов. Бу сорау, билгеле, шактый каршылыклы. Гомумән алганда, әдәбиятны кем укый дигәнгә кайтып калабыз. Күптән түгел папкаларымда бер материал таптым, якынча 20 еллар элек “Татарстан яшьләре” газеты “Шигырьне кем укый?” дигән бәхәс оештырган икән. Монда И.Юзеев, Р.Миңнуллин һәм башка танылган шәхесләр чыгыш ясаганнар.

Шуларны уйлап утырам да үзебезнең XX йөз башын искә төшерәм. Кемнәр укыган Тукайны? Яисә XIX йөзнең Толстойларын, Достоевскийларын кем укыган, дигән сорау куябыз икән, телисеңме-теләмисеңнме, халыкның барыбер шактый зур өлеше ул дәвердә дә әдәбияттан ерак торган. Шуңа күрә әдәбият ул – халыкның зыялы катламы тарафыннан укыла торган күренеш, сәнгатьнең бер төре.

Дөрес, Совет чорында әдәбиятны киң катламга җиткерү өстендә бик күп эш эшләнгән. Менә хәзер без 20,30, 40, 50нче елларны искә төшерәбез икән, ул елларда чынлап та әдәбиятны кеше күбрәк укыган.

Заман үзгәрде, кыйммәтләр үзгәрде дип әйтәбез икән, һәм акча яшәешнең башына менеп утырган, рухи кыйммәтнең кадере киткән икән, димәк, әдәбиятны укучылар да, сәнгать белән кызыксынучылар саны да кимеде. Мин Америка ачмыйм, ләкин бу – факт. Халыкның зыялы, зәвыклы, әдәбият-сәнгатьне аңлаган катламы әдәбияттан аерылмаган икән, ул алар аша барыбер халыкка килеп җитә.

Өлфәт Закирҗанов
Мисал өчен, элекке чорларда да классик музыканы тыңлаучы бик аз иде. Мин аны аңламыйм, начар беләм. Шулай булса да, сирәк булса да, хатыным белән опера-балет театрынамы, Сәйдәш залынамы, килеп тыңлыйбыз. Әмма мин аны җаным-тәнем белән аңлыйм, дип әйтә алмый.

Әйләнә-тирәбездән сорап карыйк әле: классик музыканы кемнәр тыңлый икән? Телевизордан күрсәк тә, башка каналга күчәбез. Шул ук вакытта, дөньяви күренеш буларак, классик музыканы беркем дә тыңламый дип, кире каккан кеше юк. Тыңламаган кеше дә аның кирәклеген тоемлый. Чөнки ул кеше рухының күптөрлелеген, яшәешне аңлауның катлы-катлы булуын аңларга ярдәм иткән күренеш. Бу очракта әдәбиятны классик музыка белән чагыштырасым килми. Шөкер, әдәбиятны укучылар күбрәк. Көнкүрешкә кагылышлы газетларда, журналларда да әдәби әсәрләр басылып тора бит. Аны укучылар бар дип саныйм.

Әдәбиятны яратучы, аны өйрәнүче буларак, шуны әйтер идем: безнең соңгы 20 елыбыз – социалистик карашлардан капитал дөньясына күчеш дәвере. Ул каршылыклы булып, билгеле бер буталчыклар тудырды. Вакыт үтү белән халыкның зәвыклы өлеше, гади халыкка йогынты ясый торган өлеше китап укудан аерылмас яки кире кайтыр, дигән өметтә мин.

Ләйсән Фәтхетдинова. Димәк, укучыларның кимүенә халык гаепле, ә язылганнарның сыйфаты кимү түгел?

Өлфәт Закирҗанов.
Чиләгенә күрә капкачы дигән әйтем бар. Телисеңме-теләмисеңме, әдәбиятыбыз нинди, аның халкы, укучысы шундый һәм киресенчә, халык нинди, аның әдәбияты шундый дип әйтер идем. Аяз Гыйләҗевнең мондый фикере бар: язучы үзенең халкыннан узып әллә кая китә алмый. Безнең татарлык, тарлык итәгебездән тартып тора, ди.

Халкыбызда матур сыйфатлар белән бергә, бүгенге хәле, коллык психологиясеннән тулысынча котылып бетә алмавыбыз, Айдар Хәлим әйткәнчә, мич арты тыйнаклыгы да бар. Халыкның китап уку-укымавын әдәбиятка гына бәйлисем килми.

Ләйсән Фәтхетдинова. Сез бит инде яшьләрнең иҗаты белән таныш. Бүгенге язучыларга алмаш булыр, дисезме?

Өлфәт Закирҗанов. Өметле дип саныйм. Соңгы 2-3 елда бигрәк тә “Яңа дулкын” исеме белән хәтта сәхнәләргә чыгып үз шигырьләрен укырлык яшьләр барлыкка килде. Алар 20-30 яшьләр арасында. Ленар Шәех, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин бар. Шул ук “Иделем акчарлагы”н даими рәвештә оештыру, җыентыкларын чыгару да өметле күренеш. Алардагы шигырьләрне күрәм дә, өмет бар, дим. Аларда 90 еллардагы “милләтем” дигән пафос кына түгел. Тормыш-яшәеш белән бергә милләт турында фәлсәфи уйлану бар аларда.

***
Бүгенге түгәрәк өстәлдә яшь иҗатчылар һәм әдәбият галиме Өлфәт Закирҗанов катнашты. Яшьләр әдәби әсәрләрнең сыйфаты кимеде, заманга яраклашмаган, дип әйтсә, өлкән буын сәбәпне рухи кризиска бәйләп карый. Шулай да яшьләр арасында да әлеге фикерне әйтүче булды.

Мәдәни зыялылар фикеренчә, әдәбият яшәячәк һәм әле үсеш булачак. Китапка әйләнеп кайтучы зыялылар гади халыкны да үзе артыннан ияртәчәк.

Ә киң катлам халыкның милли рухка, тел, әдәбиятка ничек каравы әле бәхәсле сорау.
XS
SM
MD
LG