Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:56

Самардагы соңгы вакыйгаларны барласаң, бер нәрсәгә игътибар итәсең. Милләтләргә кагылган һәр гамәл диярлек аның тамырына чаба, милләт чишмәсенең коруына китерә.


Иң соңгы ун елга әйләнеп карау да җитәр кебек.

- 2002 ел – Русиядә 11 телдә сөйләүче бердәнбер станция “Радио 7”не яптылар;
- Татар авылларындагы мәктәпләрне ябып, балаларны урыс, чуаш, мукшы авылларына тараттылар;
- Беренче сыйныфта Әлифба укытуны тыйдылар;
- Атнасына 5-6 сәгать урынына татар телен бер генә сәгать укыта башладылар;
- Бүгенгесе көндә 8-9 сыйныфларда да татар телен куып чыгарып баралар;
- Самарда милләтләр яшәешен яктырткан “Этнос и культура” журналын да басма рәвештә чыгарудан туктаттылар.

“Этнос һәм мәдәният” басмасының тукталуы уңае белән милли хәрәкәтнең аксакалы Камил углы Азат Надиров үзенең мөнәсәбәтен белдерде.

Татарны телсез, моңсыз, гореф-гадәтсез калдырыр өчен, милләт буларак юк итәр өчен Русиядә байтак карарлар кабул ителде.

Вертикаль безгә нәрсә бирде? Мәктәпләрдән әкренләп татар теле кысрыклап чыгарыла. Моңа мең сәбәп табалар. 2007 елны мәктәпнең милли-региональ компонентларын Дәүләт Думасы ярдәмендә юк иттеләр.

Милли республикаларны бетерү сәясәте көчәя бара. Дмитрий Рогозин милли республикаларны бетерүне Татарстаннан башларга дип әйтте. Жириновский моны көчәйтте. Милли телләрне укытмау халыкта милли аңның бетүенә нигез буласын аңлап эшлиләр.

Илдә президент исемен бер генә кешегә калдырып, тормыш яхшырса иде! Илне 20 кисәккә бүлү белән генә икътисад сикереш ясамаячак. Моның максаты ул түгел. Максат – татарны юк итү.

РФ конституциясенең 68нче маддәсе үтәлми, анда сүз милли телләрне саклау турында бара.

Быел Самарда чыга торган “Этнос һәм мәдәният” журналын электрон вариантта гына калдыру – урыслаштыру сәясәтенең бер кыйпылчыгы. Милләтләр турында берни язылмасын, берни ишетелмәсен. Милләт юк һәм проблем да юк.

Моннан чыгып киләчәккә нинди фаразлар булыр?


Милли газетлар ябылачак. Дуслык йорты бер сәяси уенчык булып калачак.

Сезнеңчә, бу вәзгыятьтә нәрсә эшләп була һәм кемгә ышаныч?

Татарның үзенә. Интеллектуаль көчләр эшкуарлар белән берләшергә тиеш.

Самарда татар милли хәрәкәтенә – 20 ел. Бүгенге халәтен башы белән чагыштырсак үзгәреш кайсы якка?

Милли хәрәкәтнең башында хисләр дөрләде, милли бизнес юк иде. Бүген милли бизнес үзен көч итеп танытып килә, милләтчелек сабырайды.

Бу шартларда киңәшеп, берләшеп, җиң сызганып, рухи дошманнардан да көчлерәк тупланып милләткә хезмәт итүне көчәйтергә кирәк. Татарның эчке мөмкинлекләре көчле. Бу сынауны татар сынмый, югалмый узарга тиеш.

Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин, бу кризистан татар көчәеп китәчәк, дип саный. Самар өлкә татар мохтарияте рәисе, Самар шәһәренең Дума депутаты Мидхәт углы Миннәхмәт Халиуллов фикеренчә, Самар татарлары динебез ислам тирәсенә тыгызрак туплана бара, хатын-кызлар гына түгел, яшьләр дә намазлыкка баса. Һәр гаиләгә намаз килеп керсә, бу – татарның мәңгелегенә төп дәлил, ди милләтпәрвәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG