Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов чорында читкә тибелгәннәр кире кайта


Сергей Веремеенко (c) һәм Ралиф Сафин (архив фотосы, ноябрь 2003)
Сергей Веремеенко (c) һәм Ралиф Сафин (архив фотосы, ноябрь 2003)

2003 елда Башкортстандагы президент сайлауда Мортаза Рәхимовка көндәш булган Сергей Веремеенко республикага инвестицияләр җәлеп итүгә рөхсәт алды.

Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткәндә Башкортстанда теләнмәгән шәхес иде ул. Мәгълүм ки, 2003 елда Башкортстанда президент сайлаулары үткәндә, Мортаза Рәхимовка көндәш булып танылган эшкуарлар Сергей Веремеенко белән Ралиф Сафин да чыккан иде. Ул чакта Сергей Веремеенко сайлаучыларның 25% чамасы тавышын җыюга иреште. Мортаза Рәхимов, шул сәбәпле, беренче турда президент итеп сайлана алмады. Фәкать икенче турда, Мәскәү Кремле ярдәме белән генә, президент итеп сайлана алды.

Мортаза Рәхимов шулай өченче тапкыр президент булып сайланганнан соң, Сергей Веремеенкога да, Ралиф Сафинга да Башкортстанда үз бизнесларын алып бару өчен юллар ябылды.

Инде менә республиканың яңа президенты Рөстәм Хәмитов элек читкә тибелгән эшкуарларга да кире Уфага кайтып, бизнесларын башларга рөхсәт итә башлады. Сергей Веремеенко бу мөмкинлектән файдаланды да инде. Ул үзе җитәкләгән Төбәкләр үсешенә ярдәм итү фондының бүлеген Уфада ачуы хакында хәбәр итте һәм Башкортстанда башка юнәлешләрдә дә инвестицияләр кертәчәген белдерә.

Тумышы белән Илеш районыннан булган Ралиф Сафинга да Уфа якларына юллар ачылды. Президент Рөстәм Хәмитов бер ай чамасы элек журналистлар белән аралашуда Ралиф Сафин мәсьәләсенә аерым тукталган иде. Ралиф Сафинга узган елларда хәтта үзенең туган ягы Илеш районында да эшкуарлык алып барырга рөхсәт ителмәгәнен искә төшерде ул чакта Рөстәм Хәмитов.

“Хәзер Ралиф Сафин Башкортстанга һич каршылыксыз кайта һәм бизнес эшчәнлеген җәелдерә ала”, дип белдергән иде президент.

Мәгълүм булуынча, Ралиф Сафин да, Сергей Веремеенко кебек үк, Башкортстанга инвестицияләр кертү эшләрен башларга җыена.
XS
SM
MD
LG