Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:55

Башкортстан мөселманнары вәкиллеге Ираннан дин гыйлеме эстәп кайтты


Мөхәммәт хәзрәт Галләм

Мөхәммәт хәзрәт Галләм

Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте вәкиллеге Иран Ислам Республикасына сәфәрдән әйләнеп кайтты. Дини-мәдәни сәфәрдә унсигез кеше булды.

Әлеге сәфәрне Иран ягы үзе оештырган һәм барлык чыгымнарны да күтәргән. Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан хәзрәт Саяхов җитәкчелегендәге вәкиллеккә республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән дә имам-хатиблар һәм имам-мөхтәсибләр кергән иде. Шулай ук бу вәкиллек белән бергә Иранга танылган фоторәссамнар Рамил Килмәмәтов белән Ринат Әминев та барды.

Рамил Килмәмәтов белән Ринат Әминев Тәһран шәһәрендә “Башкортстан” дигән фотокүргәзмәне оештырган. Алар шулай ук Уфада Иран Ислам Республикасы турында фоторепортаж оештыру өчен, бик күп сурәтләр дә туплап кайткан.

Башкортстан дин әһелләре Иранга беренче тапкыр гына бармый. Әлеге баруда алар Тәһранда һәм Кум шәһәрендә булган һәм, дин әһелләре белән очрашулардан тыш, Русиянең андагы илчелеге вәкилләре белән дә күрешеп сөйләшкән.

Әлеге сәфәр хакында бу Иранга сәфәргә барган Уфа “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм “Азатлык”ка тәфсиллерәк мәгълүматлар бирде.

“Кум шәһәрендә без андагы ислам мәдрәсәсендә аерым сабаклар алдык, - ди Мөхәммәт Галләм. - Андагы мөгаллимнәр ислам динендәге төрле мәзһәбләр, бүгенге хәлләр турында мәгълүматлар да бирде. Нәрсә ул ваһһабчылык, нәрсә ул сөннилек, шигыйлек, нәрсә ул “Һизбут-тәхрир” дигән сорауларга җентекле җаваплар ишеттек. Иран Ислам Республикасы, аның ислам инкыйлабы хакында да мәгълүматлар алдык. Кыскасы, бик файдалы булды бу сәфәр. Хәзер инде Иран дин әһелләрен үзебезгә – Башкортстанга да кунакка чакырып, исән-имин әйләнеп кайттык”.

Уфа “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, аларны Иран халкының дингә тугрылыгы, әдәплелеге һәм рух ныклыгы сокландырган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG