Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:52

Татарстанның югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов район мәхкәмәсе чыгарган карарны көчендә калдырды. Аның нигезендә Фукс йортын төзекләндерү Казан шәһәр идарәсенә йөкләнелә.

Вахитов районы бу карарны 21 октябрьдә ук чыгарган иде. Бу мәхкәмәгә шәһәр прокуратурасы мөрәҗәгать иткән булган. Фукс йорты архитектура һәйкәле булып санала, анда мәгърифәтче Карл Фукс яшәгән, анда 1833 елда Александр Пушкин туктаган булган.

Казан шәһәр хакимияте бу тарихи һәйкәлне торгызу эшен үз өстенә алырга ашыкмый. Һәйкәлне торгызу, саклау бурычын алар бинаның яңа хуҗасына йөкләмәкче. Бина 24 декабрь көнне сатуга чыгарылачак.

Казан җәмәгатьчелеге тарихи һәйкәлләрнең, Казанның йөзе дип саналучы бистәләрнең җимерелүе белән килешә алмый. Инде берничә ел Казанда бу һәйкәлне саклап калу өчен хәрәкәт бара, активистлар хатлар яза, мөрәҗәгатьләр кабул итә. Март аенда яшьләр бу йорт янына килеп каршылык белдергән иде.



Әмма Казанда җимерелгән, карамаудан югалып барган тарихи һәйкәлләр байтак. Мәскәүдә архитектура һәйкәлләрен җимерүгә каршы оешкан "Архнадзор" хәрәкәтен Казанда да яклаучылар бар. Шимбә көнне экскурсия алып баручы белгечләр, бөтенрусия Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау оешмасы махсус чара үткәрә.

Казанның ике җиреннән үзәктәге тарихи урамнар буйлап ике төркем кузгалырга тиеш. Сәгать 11дә бер төркем Бауман урамы башындагы "Казан" кунакханәсеннән алып, Муса Җәлил урамындагы 19нчы йортка кадәр барачак. Бу чарага килүчеләргә җимерелгән йортларның кыйммәте, тарихы турында мәгълүмат биреп барачаклар.

Икенче бер төркемне мактаулы архитектор һәм мөгаллим Фәридә Зәбирова җитәкләп барачак. Ул көндезгә сәгать 1дә Мәскәү урамында урнашкан Карл Фукс йортыннан алып, иске татар бистәсенә кадәр барырга тиеш.

Чараны оештыручылар юл буе җимерелгән тарихи һәйкәлләр турында сөйләп барачак.

Экскурсия барышында Татарстан президенты, мәдәният министры, шәһәр башлыгы һәм баш архитекторга юнәлтелгән мөрәҗәгать астына имзалар җыю планлаштырыла. Анда "Тарихи һәйкәлләрне җимерүне туктатыгыз!" дигән таләп куела.

Шулай ук бу чарага килүчеләргә мәдәни мирас турындагы канунга төзәтмәләр кертүгә каршы мөрәҗәгатьне дә имзаларга тәкъдим итәчәкләр. Тарихи һәйкәлләрне саклау төркеме активистлары бу канунга кертеләсе төзәтмәләргә кискен каршылык белдерә һәм бу мәсьәләдә Русия президентыннан ярдәм сорый.

Бу чарага тарих белән кызыксынучы, һәйкәлләр җимерелүгә битараф булмаган һәр кешене катнашырга чакыралар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG