Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы полиция кануны өлгесен беренче укылышта раслады


Русия Дәүләт Думасы президент Дмитрий Медведев тәкъдим иткән “Полиция турында» канун өлгесен беренче укылышта раслады.

384 депутат аны хуплап, 58-е каршы тавыш бирде, икесе бер якка да кушылмады.

Бу канун өлгесе аерым алганда милицияне полиция дип үзгәртүне, эчке эшләр министрлыгының кайбер вазифаларын башка идарәләргә күчерүне, полициянең махсус чараларны куллану кагыйдәләрен һәм хезмәт тәртибен билгеләүне күздә тота.

Канун өлгесен Думага эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев тәкъдим итте.

Коммунистлар фиркасе бу канун өлгесен тәнкыйтьләде һәм аны хупламаячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG