Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан басмалары Wikileaksтан дип ялган документлар бастырганга гафу үтенә


Пакстанның кайбер зур басмалары АКШ рәсмиләренең Һиндстан җитәкчеләрен мыскыллаучы сүзләр әйтүе турында WikiLeaks чыгарган документлар дип төрле язмалар бастырган өчен гафу үтенде.

Атнакич Пакстандагы бер интернет хәбәр агентлыгы инглиз, урду һәм гарәп телләрендә ялган дипломатик документлар чыгарганнан соң кайбер басмалар аларны бастырып чыгарган иде.

Анда АКШ дипломатларының Һиндстан генералларын үз-үзләренә мөкиббән, эгоистик затлар һәм геноцид кылучылар дип атавы, Һидстан хөкүмәте һинду фундаменталистлары белән яшерен беректәшлектә дип әйтүе турында языла.

Британиянең Guardian газеты WikiLeaks биргән документларда бу белдерүләрнең берсенең дә булмавын раслады.
XS
SM
MD
LG