Accessibility links

Иран телевидениесе үлемгә хөкем ителгән хатынның иреккә чыгуын кире кага


Иранның инглиз телендәге Press TV телевидениесе зина кылуда һәм кеше үтерүдә гаепләнеп таш атып үтерүгә хөкем ителгән хатынның иреккә чыгарылуы турындагы хәбәрне кире какты.

Press TV Сәкинә Мөхәммәт Аштияниның Иранның төньяк-көнбатышында, Оску шәһәрендәге үз өендә улы һәм адвокаты белән очрашуын күрсәткәннән соң, пәнҗешәмбе көнне Таш атып үтерүгә каршы халыкара комитет Аштияниның иреккә чыгуын хәбәр иткән иде.

Press TV бу видео тикшерүчеләр «үтерү урынында җинаять турында видео хисап әзерләгәндә” төшерелгән иде диде.
XS
SM
MD
LG