Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лиу Сяобо Нобель бүләген алырга килә алмады


Тантанада Торбьерн Ягланд чыгыш ясый
Тантанада Торбьерн Ягланд чыгыш ясый

Ослода 2010 елгы Нобель тынычлык бүләген тапшыру тантанасында бүләк иясе Лиу Сяобо катнаша алмады.

Норвегиянең Нобель комитеты рәисе Торбьерн Ягланд Кытайда төрмәдә утыручы диссидент Лиуга бу бүләкнең Кытайда төп кеше хокукларын яклап елларча тыныч көрәш алып баруы өчен бирелүен әйтте.

Ул Пекиңны Лиуны иреккә чыгарырга чакырды. Бүләк тапшыру тантасында Ягланд “Лиу бары тик үзенең ватандашлык хокукларын гамәлгә ашырды. Ул бернинди яманлык та кылмады. Ул иреккә чыгарга тиеш", - диде.

Бүләк иясе килә алмау сәбәпле, тантада бүләкне тапшыру формаль рәвештә генә үтте, чынлыкта медаль дә, акчалата бүләк тә беркемгә бирелмәде.

“Бүләк иясенең монда булмавы кызганыч. Ул Кытайда төрмәдә утыра. Лауреатның хатыны Лиу Сиа яки аның иң якын туганнары да безнең янда була алмый. Шуңа күрә бүген монда медаль дә, диплом да тапшырылмый. Бу хәл үзе үк бүләкне аңа тапшыруның зарур һәм дөрес булуын күрсәтә. Без Лиу Сяобоны быелгы тынычлык бүләген алуы уңаеннан котлыйбыз”, - диде Ягланд.

Ягланд шулай ук 1989 елда Тиананмень мәйданындагы протест чараларын җитәкләүчеләрнең берсе буларак танылган Лиуның бу бүләкне ул протест чараларын бастырганда һәлак булган демонстрациячеләргә багышлауны сораганлыгын әйтте.

Лиуга дигән алтын медаль гадәттә бу бүләкне алучылар утыра торган, быел буш калган урындыкка куелды. Шунда ук Лиуның фотосурәте куелган иде.

Тарихта моңарчы да Нобель тынычлык бүләген алучы урынының буш калганы булган. Әмма бары бер мәртәбә генә. 1935 елда наци Германиясе тынычлык өчен көрәшүче Карл фон Осецкийны тантанада катнашу өчен илдән чыгармаган.

Кытай хакимиятләре Лиуны “җинаятьче” дип атый һәм аны бүләкләүне хөкем итә. Кытай тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Җаң Йу “фактлар Нобель комитеты карарының дөньядагы күпчелек халык теләген чагылдырмавын ачык күрсәтә” , - диде.

Егермеләп ил, шул исәптән Русия, Казакъстан, Әфганстан, Иран һәм Пакстан бүләк тапшыру тантанасына чакыруны кире какты.

Баштарак шулай ук килергә теләмәгән ике ил – Украина белән Сербия соңрак кире уйлады һәм тантанага үз вәкилләрен җибәрде.
XS
SM
MD
LG