Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 200 мең кеше электрсыз тилмерә


Татарстанны 5 декабрьдән бирле үз тәэсирендә тоткан кар, баштарак зур шәһәрләрдә тыгымнар барлыкка китерсә, алга таба республиканың кайбер районнарын утсыз да калдырды.

Узган елны сагындырып кына яуган карны, быел табигать мулдан бирде. 2 тәүлек эчендә Татарстанда бер айлык кар яуган булып чыкты. Казан хакимияте моңа алдан ук хәзер булуын көз көне үк белдергән булса да, машина йөртүчеләр гадәттә 15 минутлык юлны 3 сәгатьтә кайта башлагач, күпләр түрәләрнең халыкны юкка ышандырган булуын яхшы аңлады. Башкала хакимияте “Кар чистарту техникалары көндез эшли алмый, машиналар комачаулый, төнлә Казан урамнары чистарган булыр”, дип ышандырса да, сишәмбе көнне дә карт көртләре зур авырлыклар тудырды. Дөрес алдагы көннәрдә Казан урамнары бераз җиңел сулыш алды алуын.

Чыбыклардагы боз 8 районны утсыз калдырган
Татарстан басу-кырларындагы уҗымнар өчен “җылы кием” үзенчәлеген йөрткән кар республиканың күп кенә районнарын утсыз да калдырды. Якшәмбе көнне 8 райондагы 284 мең кеше караңгылыкка чумды. Өстәмә чыганаклардан электр белән тәэмин итү оештырылып дүшәмбе көнне проблем хәл ителергә тырышылды. Татарстан хөкүмәте ягулык белән эшли торган 70 электр станциясе алу өчен 35 миллион сум акча бүлеп бирде.

Авария нәтиҗәсендә 40 километрлык электр чыбыгы өзелгән, 800 электр баганасы ауган булып чыкты. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өстендә 1 мең 200 кеше һәм 500дән артык техника эшләүгә дә карамастан, 10 декабрьдә 20 меңгә якын татарстанлы әле дә электр энергиясеннән мәхрүм кала бирә.

Гадәттән тыш хәлгә Татарстан “Челтәр компаниясе”нең матбугат үзәге җитәкчесе Зөлфәт Мингалиев болай дип ачыклык кертте:

“Көчле юеш кар яуды. Аннан соң чыбыкларда боз барлыкка килде. Боз урыны белән ун сантиметрга кадәр җитә. Боларга көчле җил дә өстәлде әле. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитте. Җил вакытында электр чыбыклары селкенә-селкенә бер-берсенә тиеп, кыска ялганыш барлыкка китерде. Нәтиҗәдә кулланучылар электр энергиясез калды”.
Моңа чыбыкларның искергән булуын сәбәп итеп күрсәтеп буламы?

“Мин менә 30ар ел буе эшләүче электр монтерлары белән сөйләштем, алар мондый дәрәҗәдә чыбыкларда боз катуын хәтерләми. Чыбыкларның тузган булуыннан гына бу хәл барлыкка килә алмый. Чөнки өр-яңалары да сафтан чыкты. Кайсы чыбыклар бу дулкынга эләкте, шулар өзелде. Әйтик 110, 250 кВтлы линияләр яхшы хәлдә иде”.
Ни өчен бу очрак кайбер районнарда гына күзәтелде соң, кар тигез яугандыр бит?
“Нәкъ менә шул районнарда бик каты боз барлыкка килгәч, чыбыкларның авырлыгы 8-10 дәрәҗә арта. Менә шул авырлык аркасында чыбыклар өзелә дә, баганаларны да сыгып кына төшерә. Бу хәл менә шушы районнарда бик каты күзәтелде. Ул бер полоса кебек барды. Ульян һәм Самар өлкәсе полосасына кергән районнарны үз эченә алды”.

Боз каткан электр чыбыгы

Хәзерге вакытта ничә торак пункт утсыз утыра?

“Хәзерге вакытта 100гә якын торак пунктта ут юк: Норлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Чистай һәм Түбән Кама районнары”.
Аларга кайчан ут биреләчәк?

“Бездә график бар. Без шул график белән эшлибез. Башта 110 көчәнешле линияләрне эшләп чыгарга кирәк. Аннан соң 10 кВтлылар килә. Аннан соң халыкка килә торган чыбыкларны торгызырга кирәк. Табигать мөмкинлек бирсә, 11 декабрьгә эшләрне тәмамларбыз, дип уйлыйм. Бер җирдә эшләп бетерәбез генә, икенче җирдә чыбыклар бозланып китеп өзелә, баганалар ава”, дип белдерә “Челтәр компаниясе”нең матбугат үзәге җитәкчесе Зөлфәт Мингалиев.
Һава торышын күзәтүче белгечләр, алдагы көннәрдә Европаның көньяк-көнбатышыннан килгән циклонның Татарстанда да үз тәэсирен сиздерәчәге турында кисәтәләр.

Казан Кирмәне янында борынгы төзелеш калдыклары табылган

Табигать казалары көтелмәгән ачышларга да китерә икән. Башкала урамнарын кардан чистарту барышында 9нчы декабрь көнне Казан Кирмәне янында бер чокыр барлыкка килгән иде. Баштарак моны ниндидер кечкенә коммуналь авария дип уйлаганнар. Тикшерү нәтиҗәсендә Кирмәнгә баручы су торбасының ярылуы аңлашылган. Су торбасын төзекләндергән вакытта анда борынгы археологик төзелеш калдыклар да табылган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге вәкиле Ләззәт Хәйдәров болай дип белдерде.

“Әлеге торбаны ямап, чокырны күмеп куйдылар. Тарихчылар фикеренчә бу урында Казан Кирмәнен саклау чокыры булган. Анда күпер калдыклары табылган. Аларны кичә күрергә мөмкин иде хәзер инде күмелде. Менә шушы урында туфрак хәрәкәткә килеп җир утырган”.

Менә шушы тарихи саклану күпере хәзер җир астында калдымы инде?

“Әйе җир астында. Күпер калдыклары дип әйтик инде. Анда кирпеч өелгән урыннар күренеп тора иде”.
Башка нәрсәләр табылмадымы?

“Юк башка берни дә табылмады. Кызганыч алтын-мазар да табылмады”, ди Ләззәт Хәйдәров.

XS
SM
MD
LG