Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:52

Екатеринбур шәһәрендә нәшер ителүче “Саф чишмә” газетының 100нче саны чыкты. Шул уңайдан аны гамәлгә куючылар, укучылар, журналистлар һәм татар җәмәгатьчелеге катнашында түгәрәк өстәл булып узды. Биредә катнашучылар татар газеты турында гына түгел, гомумән, татар милләте язмышы турында әңгәмә корды.

Свердловски өлкәсендә 2002 елдан бирле Милли медиахолдинг каршында “Саф чишмә” исемле татар газеты нәшер ителә. Айга бер тапкыр чыгып килгән 8 битлек бу газет 1500 данә күләмендә бастырыла. Күптән түгел газетның йөзенче саны дөнья күрде.

Татарга милли басма кирәкме?

2002 елдан бирле эшләү дәверендә газет инде үз укучысын тапкан, күпләр аның чыгуын көтеп ала. Әмма укучылар аның бушка таратылуына күнегеп беткән. Рәсми язылучылар саны 30-40тан артмый.

Гомумән, милли тормышта кемнәндер нәрсәдер көтү генә түгел, таләп итү кебек әйбер гадәткә кергән. Газетны гамәлгә куючыларның берсе Ринат Садриев фикеренчә, безнең халык төзеп биргән мәчетләргә йөрергә ашкынып тормый, чыгарып биргән әзер газет-журналларга язылырга теләми. Милли тормыш милли активистларның үзләренә генә кирәк булып чыга түгелме?

“Саф чишмә” 2002 елдан мәгълүмат чарасы буларак эшен башлады. Аны халык кына түгел, хакимият һәм башка берләшмәләр дә танырга мәҗбүр булды. Тавышыбыз Казанга да барып иреште”, дип башлады сүзен Ринат Садриев.

“Шуны әйтеп китү мөһим: газет чын мәгънәсендә сүз ирегенә ия булуы белән башка басмалардан аерылып тора. Без беркемгә дә бәйле түгелбез, һәр автор үз фикерен укучыга курыкмыйча җиткерә ала. Бу – бүгенге көн өчен зур казаныш. Әмма, шуңа карамастан, бүгеннән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә җитәрлек.

Газетны укыйлар, әмма, кызганычка каршы, аңа язылучылар санаулы. Тиражы 1500 булган “Саф чишмә”не бүген почта аша нибары 30-40 кеше алдыра. Башкалары бушлай таратыла.

Без аның күләмен дә арттыра алабыз, атна саен да чыгара башларга мөмкин, әмма кирәкме соң ул халыкка? Язылучылар саны кызыксынучылар саны белән тәңгәл килмиме?” диде Ринат Садриев.

Мәҗит Гафури исемендәге татар-башкорт милли оешмасы җитәкчесе Сөфхәт ага Надыйров, Свердловски өлкәсендә татар матбугатына карашны башка өлкәләргә караганда күпкә сүлпәнрәк дип бәяләде:

“1992-1993 елларда “Халык авазы” газетының макетын төзеп, хөкүмәт тарафыннан финансланган, аена бер тапкыр чыгучы басма чыгарырга уйладык. Әмма теләгебез тормышка ашмады.

Бүген “Саф чишмә”не кулга алып уку – безнең өчен зур шатлык. Дөрес, аның да бүгенге хәле шәптән түгел – профессиональ язучылар җитми, редколлегия юк, хөкүмәт тарафыннан финасланмый. Булсын иде әле аның 9-10 кешедән торган редакциясе!

Тик безне ишетүче юк. Шулай да газетны укыйлар, мактыйлар. Ашаган белми, тураган белә, дигән әйтем бар. Кызганыч, халык һәрнәрсәгә битараф бездә, халык йоклый. Уята алмыйбыз үзен. Башка өлкәләрне алыйк. Ульян өлкәсендә газет 7 мең тираж белән басыла. 7 меңенә дә язылганнар. Ә бездә – елына 30-40 кеше. Газетны алдыручы укучылар саны бармак белән санарлык”.

Халык битарафлыгын җиңеп булырмы?

Татарның битарафлыгы газетның даими укучылары Әмирҗан белән Клара Шәяхмәтовларны да бик борчый икән.

“Бүгенге җыелыш зур проблемнар күтәрә. Төп мәсьәлә, чынлап та, халыкның һәрнәрсәгә битарафлыгы.

Әйтер сүзләребезне әйтмибез, эшләребезне ахырына кадәр җиткермибез, мәчетләргә йөрмибез. “Уралмаш”ның “Рахман” дин йортына йөрүче татарлар саны 20дән артыр микән? Килүчеләр күп, тик безнекеләр юк. Безнең татарлар тәмәке тартып, өйдә ята. Үзебезне күрсәтеп яшәргә кирәк, милләттәшләрем!

Газетыбыз да шуның өчен мөшкел хәлдә. Татар телен белүчеләр саны юк дәрәҗәсендә, ата-ана татар телендә сөйләшми, укымый, шунлыктан газет һәр гаиләгә барып җитми”, диде Әмирҗан абзый.

Аның сүзләрен Клара апа да җөпләп куйды: “Сезнең белән килешмәү мөкин түгел. Без чынлап та йокыдан уянмаганбыз. Газетны кулларына китереп тоттырсалар гына укыйлар. Югыйсә, татар хатын-кызлары өчен дә файдалы нәрсәләр байтак: аш-су, миллилекне, гаилә бөтенлеген саклауда файдалы киңәшләр.

Бүгенге хәлебез кызганыч, киләчәгебез куркыныч астында: дөньяга килүче балалар саны елдан-ел кими; балалар, оныклар телне белми. Киләчәгебез нинди булыр?

Безгә, төрле оешмаларда эшләүче татарларга, тарткалашмаска, оешырга, бер-беребезгә булышырга кирәк”.

Нәрсәдә соң хикмәт? Бәлки газетның сыйфаты түбәндер, бәлки укучыларны җәлеп итәрлек мәкаләләр аз басыладыр? Басманы укымлырак итү өчен анда милли проблемнар яктыртылган җитди темалар, яңалыкларга күзәтү ясаулар гына җитмидер. Гади халыкка аңлаешлы темалар, бигрәк тә замананың иң актуаль мәсьәләләрен мавыктыргыч итеп яктырту кирәктер.

Укучыны тәрбияләргә кирәк

Газет тәрбияви булырга тиеш. Урал якларына күптән түгел күчеп килгән Лима ханым Шәкүрова бу турыда үз фикерен болай дип әйтте:

“Бик авыр заманада – туганлык хисләре онытылган, кыз ананы, улы атаны белми торган чорда яшибез. Матди байлыкка гына табыну, рухи ярлылык мөнәсәбәтләрне күпкә катлауландырды. Бер-береңә хөрмәт, әдәп, кече күңеллелек, тыйнаклык, сабырлык кебек әхлакый төшенчәләр озакламый кызыл китапта гына торып калмасмы? Проблемны уңай хәл итү бик тә мөһим. Ә газет битендәге гыйбрәтле хәлләр, язмышлар моңа, һичшиксез, булышлык итәчәк.

Сер түгел, тәрбия башы – гаиләдә. Ата-ана беренчеләрдән булып үз үрнәгендә әхлакый төшенчәләргә нигез сала, баланың ак күңеленә тормыш кануннарын яза, улын, кызын киләчәк тормышка әзерли. Гаиләдә тәрбияле ул белән кыз гына түгел, ә итагатьле, сабыр уңган килен, кияү, булачак ата-ана тәрбияләнә.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә гаиләдә мөнәсәбәтләр бик киеренке. Күпчелек яшь гаиләләр бер ел да сынау тота алмый таркала. Сәбәбе? Килен ашарга пешерә белми, кияү акча табучы икәнлеген аңларга, гаиләнең матди бөтенлеген тәэмин итәргә теләми, яшьләр бер-беренә юл куеп бармый.

Гаиләне ничек матур корырга, анда үзеңне ничек тотарга, ир-хатын вазифаларын ничек дөрес башкарырга – менә шушы сорауларны яктырткан, матур гомер кичергән гаиләләр турында сөйләгән я “Гаилә учагы”, я “Сердәш”, дип аталган битләрне даими бирү яхшы булыр иде”.

Милли басма киләчәккә йөз тотса иде

Свердовски өлкә мәгариф үстерү институтының элекке методисты, бүген һөнәри белем бирү уку йортында эшләүче Зәйтүнә Шәймөхәммәтова газетның татарча укый белмәгән татар балаларын туган телне өйрәнүгә кызыксындыру чарасы буларак, яшь журналистлар әзерләүдә тәүге мәктәп буларак та, әһәмияте зур дип белдерде.

“Рухи ярлылык чәчәк аткан заманада татар телле газетның кирәклеге ныграк тоела. Басма рухи байлыкны үстерергә, тарихыбызны барларга булыша.

Бүген татар теле укытучылары ятим. Элек елына 10-15 семинар, олимпиадалар, төрле бәйгеләр үткәрелде. Быел аларыннан да мәхрүмбез. Хәлебезгә кереп, “Саф чишмә” укытучыларга ярдәм кулын сузар дип ышанабыз – укытучылар өчен методик кушымта эшләү бик тә мөһим.

Балалар турында уйлаганда, балалар иҗатына багышланган кушымта кирәктер. Татар телендә аралашкан баланы газет аша кызыксындыру яшь хәбәрчеләр әзерләүдә бер адым булыр иде. Язышсыннар, каләм тибрәтсеннәр. Араларында губернатор, президент премияләре алганнары бар, аларны җәлеп итергә, очрашулар оештырырга кирәк”, диде Зәйтүнә Нуровна.

Киңәшмә вакытында татар матбугатының милли үзаңны үстерүдәге роле турында күп кенә фикер алышулар булып узды. “Саф чишмә” газетын гамәлгә куючыларның берсе Ринат Садриев, әңгәмәгә йомгак ясап, газетның үз эшен киләчәктә дә дәвам итәсен белдерде һәм аның сыйфатын яхшыртуда, аны камилләштерүдә битараф булмаган һәр кеше катнашырга тиеш, дип белдерде. Шул вакытта гына ул халык газеты, безнең газет булачак, диде ул.

“Ни генә сөйләсәк тә, татарның чынбарлыгына, аның проблемнарына әйләнеп кайтабыз. Газет – тормышның чагылышы”.

Ринат Садриев сүзләренчә, “1905 елда Казан журналисты Мөхәммәтов “Казан мөнбире” газетында болай дип язган: “Тагы да шулайрак 100 ел үтсә, “Йоклыйбыз” газетын чыгарасы гына калыр”.

Йөз ел үтте, уйланырга урын бар...

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG