Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ашхабадта яңа газ үткәргече төзү турында килешү имзаланды


Бүген Төркмәнстан башкаласы Ашхабадта Әфганстан, Пакстан, Һиндстан һәм Төркмәнстан рәсмиләре яңа газ үткәргече төзү турында 7.6 миллиард долларлык килешүгә кул куйды.

План 1995 елда тәкъдим итегән иде. Һиндстан бу проекткә 2008 елда кушылды.

Төркмән газын Һиндстанга кудырачак үткәргеч еллык 30 миллирад кубометр газ үткәрәчәк.

Төркмәнтан президенты Корбангули Бердимөхәммәдов саммит алдыннан ясаган чыгышында проектнең азия белән көнбатыш илләре базарында балансны саклау өчен мөһим проект булуын әйтте.

Төркмәнстан газын Әфганстан, Пакстан һәм Һиндстанга кудырачак 1700 чакрымлык үткәргечне төзү эше 2014 елда тәмамланыр дип көтелә.

Ләкин белгечләр Әфганстандагы тотрыксызлыкның бу мөддәтне кичектерә алачагы турында фаразлый.

Төркмәнстан газ резервы ягыннан дөньяда 4нче урында.
XS
SM
MD
LG