Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда булган ике аерым шартлауда 14 кеше яраланды


Әфганстанның Канадәһар вилаятендә полиция бинасы янында бомба шартлау нәтиҗәсендә 6 кеше яраланды.

Җирле хакимият яраланучыларның дүртесенең полиция, икесенең исә тыныч халыктан кешеләр булуын белдерде.

Кундуз вилаятендә интихарчыларның бомба урнаштырган машинаны шартлатуы белән 5 җирле хәрби һәм гади халыктан 3 кеше яраланды.

Кичә исә Һәлманд вилаятендә автобусның юлдагы минага эләгүе нәтиҗәсендә гади халыктан 15 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG