Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:14

Иран каналы Аштиянинең үз гаебен таныган тапшыруны күрсәтте


Иранда таш атып үтерү җәзасы белән үлемгә хөкем ителгән Сәкинә Аштиянинең Иран дәүләт телевидениесендә яңа танулары күрсәтелде. Аның үлем карары халыкара җәмәгатьчелектә зур каршылык тудырган иде.

Рәсми ТВ каналында дүртенче тапкыр гаебең тануы күрсәтелгән Аштияни, инглиз телендәге Press TВдә бер бүтән ир белән ничек мөнәсәбәт башлавын һәм бу кешенең ирен үтерергә нинди рәвешле ярдәм итүeн камералар алдында аңлатты.

Халыкара ярлыкау оешмасы бу тапшыруның эфирда күрсәтеләчәге турында чыккан хәбәрдән соң ясаган белдерүдә, Аштиянинең үзен гаепле буларак күрсәткән тапшыруның күрсәтелүе - халыкара гаделлек стандартларына туры килмәвен әйтеп моңа тәнкыйть белдергән иде.

XS
SM
MD
LG