Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:09

Татар-башкорт тарихының аз өйрәнелгән темаларының берсе – эчке Русия вә Себер мөселман төрек-татарларының Милләт Мәҗлесе (кыскача – Милләт Мәҗлесе) темасы.


Милләт Мәҗлесе әзерләгән "Идел-Урал дәүләте" проекты ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килгән, бу парламент ни өчен уңышка ирешә алмаган, большевиклар милли азчылыкларны ничек үзләренә тарта алган кебек сорауларга әле дә канәгатьләнерлек җавап бирелмәгән.

Буржуаз идея дип тамгаланган милли-мәдәни автономия, татар большевиклары төзергә теләгән Татар-башкорт Совет Җөмһүрияте – Идел-Урал төбәге халкының үз дәүләтләрен төзү теләгенең чагылышы булган. Әмма бу төбәкләрдә яшәүче төрки халык максатына ирешә алмады. Нәтиҗәдә Идел-Урал буенда демографик һәм башка проблемнары булган өч кечерәк мәйданлы республика төзелде – Татар, Башкорт һәм Чуаш Совет Социалистик автономияле җөмһүриятләр. Большевистик инкыйлаб яхшы оешкан иде һәм аның нәтиҗәсе – үз идеяләренә нык бирелгән азчылыкның күпчелекне үзенә буйсындыруы булды.

Күпчелек татар-башкортлар төрле социалистик төркемнәрне һәм, аерым алганда, большевикларны башта яклап чыкмады. Зыялыларның бер өлеше исә большевиклар биргән вәгъдәләргә ышанып, алдануларын бик соң аңлады. Пролетариат диктатурасы исеме астында Совет хакимияте түгел, ә бәлки Мәскәү хакимияте урнашты.

Татар белән башкортларның теләк һәм максатлары баштарак бер үк булса да, вакыт үтү белән җирле проблемнар үзенекен итте. Совет чоры тарихчылары киресен расларга тырышса да, татар-башкортлар большевистик инкыйлабта катнашмады, чөнки аларда чын мәгънәсендә эшчеләр сыйныфы булмады. Татар-башкортта “крәстиян” халкы күпчелекне тәшкил иткәнгә күрә, пролетариат диктатурасы аңа һичбер файда китермәячәге мәгълүм иде.

Башка милли азчылыклар кебек үк, төрки халыклар да патша режимыннан котылып, гадел шартларда яшәргә омтылган. Бу омтылыш 1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә җыелган Бөтенрусия мөселманнары корылтаенда чагылыш тапты. Шуннан башлап һәр төрки кавем көрәшне үзе яшәгән төбәктә алып бара башлады. Идел-Уралда шулай ук сәяси һәм хәтта кораллы көрәш дәвам итте.

Идел-Урал төбәгенең географик статусы, демографик һәм социаль вазгыятьләре, татар-башкорт халкы эчендәге сыйныфлар, аның фикерләү рәвеше һәм сәяси эшчәнлегенә күз салыйк.

Географик вазгыять

Урта Идел һәм Көньяк Урал төбәгендәге төрки халыклар (татарлар, башкортлар, чувашлар) Совет чорында оештырылган Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Мари һәм Удмуртия автономияле Совет Социалистик Республикаларында һәм аларга күрше булган Оренбур, Чиләбе, Ульян, Самар, Киров, Пермь өлкәләрендә яши. Патша Русиясендә бу төбәк халыклары аерым җөмһүриятләргә ия булмыйча, төрле губерналарга таралып гомер сөргән. Совет хакимияте шартларында губерналарның кайберләре (яисә аларның бер өлеше) элекке исемнәрен саклап кала яки берәр милли җөмһүрияткә керә, икенчеләренең исә исеме үзгәртелә. Губерна сүзен өлкә (область) сүзе алыштыра.

Билгеле ки, бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә төрле территориаль берәмлекләрнең мәйдан зурлыгы да үзгәргән. Әгәр Казан губернасын үзәк итеп алсак, патша Русиясе дәверендә аның чиктәш өлкәләре төньякта Вятка (хәзерге Киров), көньяк-көнбатышта Сембер, көньяк-көнчыгышта Самар, көнчыгышта Уфа губерналары булган. Уфа губернасына төньяктан Пермь, көньяк-көнбатыштан Самар, көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан Оренбур губерналары терәлеп торган.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG