Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:53
Демографик вазгыять

1897 елда үткәрелгән халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Казан губернасында 675,419 татар яшәп (бу санга хәзерге вакытта татар атамасы астында берләшкән керәшен татарлары, мишәр һәм типтәрләр керми), губерна халкының бары тик 31.1%ын тәшкил иткән. Татарлар күпләп яшәгән тагын бер төбәк – Урта Идел буе төбәге, ягъни Сембер, Самар, Сарытау һәм Пенза губерналары. Биредә алар урыслар, чуашлар һәм мордва халыклары белән аралашып яшәгәннәр. Урта Идел буенда һәм Әстерхан губернасында барлыгы 558,470 татар исәпләнгән.

Урал төбәгенә килсәк, ул Кама (Чулман) елгасыннан башлап, көньяк-көнчыгыш Оренбур шәһәренә һәм ары таба Урал тауларына кадәрге җирләрне үз эченә ала. Бу төбәккә Уфа, Оренбур һәм Пермь губерналары кергән. 1897 елгы халык исәбен алуга караганда, Урал губернасында татарларның саны 494,599га кадәр җиткән була. Гомум санга Петербур, Киев, Мәскәү, Баку кебек шәһәрләр дә, Казакъстан һәм Урта Азиядәге татарлар (731,000) кертелмәгән. Аларны да кушсаң, татарларның саны 2,600,000гә җитә.

XIX йөзнең азагында Идел-Урал төбәгендә яшәгән татарларның зур күпчелеген (99.3%), әлбәттә, авыл халкы тәшкил иткән. Татарлар чагыштырмача күпләп яшәгән шәһәрләр исә Казан, Оренбур, Әстерхан һәм Уфа була. Әлбәттә, Санкт-Петербур, Мәскәү, Кырым ярымутравындагы Симферополь (Акмәчет), Севастополь һәм Одесса калаларында да татарлар торган.

1918 ел мәгълүматлары күрсәткәнчә, Казан губернасында татарлар саны бераз гына арта. Дин җәһәтеннән христиан, тел ягыннан төрки булган чуашлар губернадагы халыкның 25.15%, фин-угыр халкы – марилар 5.6% (155,363 кеше) тәшкил иткән. Шулай итеп, губернадагы төрки һәм фин-угыр кавемнәре барлык халыкның 64.28% дәрәҗәсендә булып, урыслар саныннан ике тапкыр артыграк булган. Биредә шуны онытмаска кирәк: гәрчә урыслар Казан губернасында рәсми азчылыкта булсалар да, алар хаким милләтнең вәкилләре буларак бик зур көч һәм йогынтыга ия булган.

Татарлар күпләп яшәгән башка бер төбәк – Уфа губернасы. Алар башкортлар белән бергә губерна халкының 50%тан артыграгын тәшкил иткән. Уфа губернасында татар-башкортлардан тыш, керәшеннәр (342,278 – 1.17%) һәм чуашлар (87,276 – 2.98%) яшәгәнен исәпкә алсак, биредә төркиләр өлеше 59.84%ка (1,716,719) җиткән икән дигән нәтиҗәгә киләбез. Боларга тагын мари (95,341 – 3.25%) һәм башка урыс булмаган этник төркемнәрне (144,696 – 4.94%) кушсак, аларның гомуми саны 1,956,756га тулып, губернадагы урыслардан ике тапкыр зуррак булып чыга.

Татар-башкортларның демографик хәлләрен заманында Галимҗан Шәрәф тә тикшергән. Ул земство, волостьларның үзәк статистика бюро мәгълүматларына һәм Уфадагы "Мөселман дини идарәсе"нең мөселман халкы белән бәйле теркәү документларына таянган.

Шәрәфтән күргәнебезчә, Русия империясендәге татар-башкортның 4 миллион 140 меңе (82%) үзләренең тарихи җирләре, ягъни Уфа, Казан губерналары һәм аларга күрше булган Вятка, Пермь, Сембер, Самар һәм Оренбурда яшәгән.

Кыскасы, татарлар Идел-Урал төбәгендә 4 миллионнан артык исәпләнсә дә, күп кенә идарә (административ) берәмлектә (губерна, өяз, волость) абсолют күпчелеккә ия булмаган. Алар урыслар һәм башка милли азчылыклар белән аралаш яшәгән. Якынча бер миллион татар үзләренең тарихи, милли һәм этник төбәкләреннән еракта гомер сөргән, ягъни урыс диңгезендә йөзләгән утрау хәлендә булган. Борынгы ханлык мәркәзе Казан исә XVI гасырның уртасыннан башлап урыс шәһәренә әверелгән.

Шулай итеп, милли азатлык өчен көрәшкәндә, татарлар бу фактларны исәптә тоту мәҗбүрилегендә калган. Казан татарлары 1917 елда барлыкка килгән сәяси форсаттан файдаланырга ниятләп торганда, куәтле демографик нигез булмавына, һичшиксез, зур игьтибар бирергә тиеш булалар. (Кырым татарлары яисә казаклардан аермалы буларак). Сәбәбе – татарларның тарихи ватанына XVI йөзнең икенче яртысында урысның сәяси идарәчеләре, гаскәре һәм күчеп килүчеләре ябырыла, нәтиҗәдә күпсанлы татар гаиләләре үзәктән читкә китәргә мәҗбүр була, яисә торган җиреннән сөрелә. Кыскасы, демографик фактор татар-башкортлар өчен әллә-ни уңай булмый.

Ил җитәкчелеге СССР чорында да урыслаштыру сәясәтен дәвам итте. Шул сәбәпле, бүгенге көндә дә Идел-Урал төбәгендәге төрки халыклар өчен тискәре демографик вәзгыять үзгәрмәгән килеш кала. 1991 елдан соң бәйсезлек алган төрки җөмһүриятләренең күбесендә урыслар азчылыкны тәшкил итсә, Идел-Уралда вәзгыять башкача була.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG