Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Соңгы елларда уку йортларында “Ел укытучысы” исемен бирү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Самарның социал педагогик колледжында да шундый ярыш узды.


Көрәш 13 номинациядә барды. Уку йортында дистәләгән мөгаллимә хезмәт итә. Шуларның берсе генә татар хатыны – ул Харис кызы Албина Мәхмүтова.

“Һөнәрмәндлектә иҗади алымнар” номинациясендә Албинага тиңдәшләр булмады. Зал тулы тамашачылар алдына чыгып басуга ул игътибарны җәлеп итәрлек сүзләр әйтте:

“Хөрмәтле коллегалар, Самар каласы Русия Федерациясенең йөрәге булып тора. Ә безнең колледж – шул олуг мәмләкәтнең бер бөртеге. Безнең мәмләкәтебез күпмилләтле, безнең музыкаль уку йорты – күпмилләтле дәүләтнең көзгедәге чагылышы.

Без барчабыз да урыс халык җырларын, классик музыканы яратабыз, аларны көйлибез, сәхнәләрдә яңгыратабыз. Музыкаль авазлар дөньясында татар көйләре үзенең киштәсенә ия. Чөнки аның тамашачысы бар, тыңлаучысы күп. Сәбәбе гади. Русиядә, Самар өлкәсендә, Самарда халык саны нисбәтеннән татарлар икенче урында.

Ә мин, хөрмәтле жюри әгъзалары, бүген мактаулы урынны билисем килә. Мин үзем генә җырламыйм, мин үзебезнең уку йортында гына музыка сабакларын бирмим, мин әле Самар дуслык йортында утызга якын татар егетен-кызларын җырларга өйрәтәм. Һәм бу хезмәтне мин бушлай башкарам”.

Албина Мәхмүтова милли киемнәрдәге кызларны да алып килгән иде. Яшьләр татар композиторларының җырларын башкарды һәм куйган максатларына иреште.
Албина Мәхмүтова (уртада) укучылары белән

Шунысы да игътибарга лаек. Албина музыкаль училищедә дә башка милләт кызларын татарча җырларга өйрәтә. Аның әйтүенчә, чуаш кызлары татар көйләрен яратып башкаралар. Алар белән ул бәйрәмнәрдә чыгыш ясый. Тамашачы үзләрен татарлар дип кабул итә икән.

Албина Мәхмүтова барлык Сабан туйларында, Нәүрүз бәйрәмендә яшьләр белән уеннар оештыра, халыкны җырлата, биетә. Үзе дә классик җырлар остасы булып танылды. Самарда Рөстәм Яхин җырларын Албинадан оста башкаручылар әлегә күренми.

Милли хәрәкәттә эшләү – ул мактаулы хезмәт, ә менә балаларыңны да шул боҗрага кертеп җибәрү – икеләтә мактаулы эш. Албинаның кызы Фәрзәнә дә матур итеп татарча сөйләшә, җырлый, шигырь сөйли, укуын да яхшы билгеләренә алып бара. Бәләкәч малаена да милли гореф-гадәтләребезне сеңдерергә көч куя.

“Чын мөселман әхлагы кысаларында яшәешен алып барган Албина Мәхмүтова – яшьләребезгә үрнәк”, ди Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG