Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә көч кулланучыларга каршы җинаять эшләре ачылды


Мәскәү прокуратурасы узган шимбә көнне башкаланың Манеж мәйданында булган тәртипсезлекләрне тикшерә башлады, дистәдән артык җинаять эше ачылды.

Русиянең Җәмәгать пулатында чыгыш ясаган прокурор урынбасары Алексей Захаров, җинаять эшләре Кавказ һәм Үзәк Азия кешеләренә һөҗүм итүчеләргә каршы ачылды, дип белдерде.

Шимбә көнне футбол җанатарлары һәм милләтче оешмалар вәкилләренең “Спартак” җанатары Егор Свиридовның үлемен искә алу чарасы көч куллану һәм тәртипсезлекләргә китерде.

Оппозиция Мәскәү үзәгендәге бу бәрелешләрдә хакимиятләрне гаепли һәм көч структураларын үзгәртүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG