Accessibility links

Италиядә хөкүмәткә ышанычсызлык турында тавыш бирү булачак


Сишәмбе көнне Сенат хөкүмәткә ышанычсызлык белдерү турында тавыш бирәчәк.

Бүген Италия премьер-министры Сильвио Берлускони, икътисади кризис шартларында аны хөкүмәт башлыгы урыныннан алу “сәяси акылсызлык” булыр иде, дип белдерде.

Парламентның ике пулатында да булачак әлеге тавыш бирү Берлусконинең урта-уң коалициясендәге иң якын беректәше Джанфранко Фини белән араларын өзүенә бәйле.

Хөкүмәткә ышанычсызлык белдерелү – яңасын җыю яки вакытыннан алда сайлаулар уздыруга мөмкинлек ачачак.
XS
SM
MD
LG