Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Сембердә татар эшкуарларының беренче корылтае узды


Татар эшкуарларының беренче корылтае Сембердә узды.

Ульян өлкәсе татар эшкуарларының иҗтимагый оешмасы президенты Радик Гафуров корылтайда чыгыш ясап, татар эшкуарларының проблемалары турында сөйләде, рейдерлык һәм коррупциягә каршы юридик хезмәтнең эшли башлавы турында хәбәр итте.

Өлкәдә эшкуарлыкны үстерү программасы бар.

“2020 елда халыкның 60% эшкуарлар булачак,” диде Гафуров.

Корылтайда эшкуарлар тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм хезмәттәшлек турында сөйләште.

Татар эшкуарларының “Сембер” оешмасы 8 ел элек төзелгән.

XS
SM
MD
LG