Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда транспорт бәяләрен күтәрүгә каршы пикет үтте


11 декабрьдә Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен бәяләр күтәрелүгә каршы пикет узды. Чарага утыздан артык кеше җыелган иде. Алар арасында студентлар да, мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә булды.

Җәмәгать транспортына бәяләр 10 декабрьдә күтәрелгән иде. Казанда кызыл автобус пассажирына хәзер 15 сум урынына 18 сум, трамвай пассажирына – 10 сум урынына 12, троллейбус һәм метрода 12 сум урынына 15 сум түлисе.

Шушы күренешкә каршылык күрсәтеп, Казанда мэрия каршында пикет үтте. Бирегә җыелучыларның күбесе яшьләр иде.

Пикетка җыелучылар мәктәптә укучылар өчен транспортта бушлай йөрү мөмкинлеге, студентлар өчен ташламалар сорады.

Плакатларда “Казанның транспорт комитетында коррупция”, “Транспорт картасын – бушлай”, “Иң яхшы автобус – 153 номерлы” дип язылган иде. Соңгысы исә бу автобуста билет бәясе 10 сум гына булуга һәм аннан үрнәк алу кирәклегенә ишарә иде.

Каршылык күрсәтүчеләр “Халыкны талауны туктатыгыз”, “Коррупцияне бетерергә”, “Билет бәяләрен арттырмаска” дип кычкырып торды. Бераздан, “Метшин өчен өч сум” дип, акча да җыя башладылар.

“Метшинның акчасы аз ахры дип, өчәр сум җыйдык та, администрациягә илтеп куйдык”, диде пикетта катнашучыларның берсе.

Әлеге каршылык чарасына халыкны, күбесенчә, интернет аша чакырганнар, интернет аша җыйганнар. Татар милли хәрәкәте активисты Наил Нәбиуллин да пикет турында мәгълүматны шуннан белгән:

“Интернеттан күрдем, шуңа күрә катнашырга булдым. Биредә татар яшьләре 6-7 кеше, ә гомумән 30дан артык идек. Шулкадәр студентның каршылык чарасына чыкканы юк иде әле. Бердәмлек хисе туды һәм алга таба көрәшергә ниятләдек”, ди Наил.

Метшинга акча җыю
Пикетта кабул ителгән резолюция мэриягә һәм Татарстан президентына җибәрелгән. Аны әзерләүчеләр бәяләрне төшерү, ташламалар һәм укучылар, пенсионерлар өчен бушлай йөрү мөмкинлеге сораган.

Пикет ике сәгатьләп дәвам итте. Ахырдан, мэрия каршына җыелучылар, җәмәгать транспортларына утырып, өйләренә кайтып китте.

Шуны да әйтеп узарга кирәк, электрон карта файдаланучыларга транспортта йөрү нинди тарифны сайлауга бәйле рәвештә берникадәр арзанракка төшәчәк. Трамвайда бәя шул ук калса, башка транспорт чараларына билет бәясе 1 сумга гына артачак. Әлеге картаны почта бүлекләреннән, “Экспресс-печать” киоскларыннан һәм кондукторлардан алырга мөмкин.

Пикетта катнашучылар аларны бушлай таратуны таләп итте һәм халыкның электрон карталарны куллана белмәвен белдерде.
XS
SM
MD
LG