Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

Иран президенты тышкы эшләр министрын эштән алды


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад тышкы эшләр министры Манучер Моттакины вазыйфасыннан алды.

Президентның интернеттагы сәхифәсендә Моттакига эше өчен рәхмәт белдерелгән, бу карарга аңлатма бирелмәгән.

Тышкы эшләр министры итеп вакытлыча илнең атом программасы турында сөйләшүләрдә катнашучы Иран вице-президенты Али Акбар Салехи билгеләнде.

XS
SM
MD
LG