Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:41

Иске Казанның юкка чыгуына каршы йөреш үтте


Казанның Мәскәү урамында урнашкан Печән базары мәчете, 2009 ел

Казанның Мәскәү урамында урнашкан Печән базары мәчете, 2009 ел

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау оешмасы, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, экскурсия уздыручылар югалып барган Казан буйлап сәяхәт оештырды. Һәйкәлләрне саклау мөрәҗәгатьләрен 500ләп кеше имзалады.


Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау бөтенрусия оешмасы җитәкчесе Фәридә Зәбирова һәм экскурсия алып баручы белгечләр җитәкчелегендә Казанның ике җиреннән ике төркем кузгалды.

Аларның берсе Бауман урамы башындагы "Казан" кунакханәсеннән алып, Муса Җәлил урамындагы 19нчы йортка кадәр барды, анда 60лап кеше катнашты. Икенче бер төркем Мәскәү урамында урнашкан Карл Фукс йортыннан иске татар бистәсенә кадәр барды.

Сакланып калмаган тарихи урыннар буйлап экскурсияне Фәридә Зәбирова алып барды. Анда 40лап кеше килгән иде. Архитектура белгече Зәбирова сүзләренчә, соңгы дистә елда 40лап архитектура һәйкәле җимерелгән. Бүгенге көндә XVIII гасырга караган административ биналарның 3се генә сакланып калган, алар барысы да җимерек, ташландык хәлдә. Алардан берсен генә торгызып була.



Иске татар бистәсендә адым саен һәйкәл. Мәскәү урамы тирәсендә Иске ратуша бинасы, Печән мәчете әле сакланган. Аның янындагы мәшһүр кунакханә, башка тарихи йортлар юк ителгән. Каюм Насыйри урамындагы Казаков йорты әле тора, ул төзеткән мәчет әле совет заманында ук шартлатылган булган.

Андагы агач йортларны саклап калу бик авыр, мәсәлән, дәүләт карамагыннан чыгарылганнан соң, аларның берсенә ут төрткәннәр, дип сөйләде Зәбирова. Шушы урамдагы Кушаевлар һәм Юнысов байларның йортлары да торгызылмаслык хәлгә килергә мөмкин.

Кайсы биналар тарихи һәйкәлләр исемлегеннән бик җиңел генә сызыла. Шуннан соң аларны җимерүгә дә юл ачыла. Яки аларны инвесторларга сатып бирәләр, арендага эшмәкәрләргә тапшыралар.

Аларга архитектура һәйкәлен саклау шарты куелса да, бизнес кешеләре арасында бу таләпне үтәмәүчеләр дә шактый. Фәридә Зәбирова сүзләренчә, республикадагы "Мирас" дәүләт програмының үтәлеше 2009 елда туктаган.

Бу чараны оештыручылар яңа програмга юкка чыгарга мөмкин шушы һәйкәлләрне дә кертмәкче. Бу хактагы мөрәҗәгать Татарстан президенты, мәдәният министры, шәһәр башлыгы һәм баш архитекторга юлланачак. Аны шушы экскурсиягә килүчеләр дә имзалады.

Шулай ук бу чарага килүчеләр мәдәни мирас турындагы канунга төзәтмәләр кертүгә каршы мөрәҗәгатькә дә хуплау белдерде. Алар архитектура һәм тарихи һәйкәлләр исемлегеннән биналарны чыгару эшен җиңеләйтүгә каршылык белдерә. Шушы ике мөрәҗәгатьне барлыгы 500ләп кеше имзалады, ди оештыручылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG