Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сембер” татар малтабарларының киңәйтелгән җыены узды


“Сембер” татар малтабарлар җыены
“Сембер” татар малтабарлар җыены

Сембердә яшәүче татар малтабарлары мәгариф, мәдәният һәм эшмәкәрлек турында җыелып сөйләште.

11 декабрь көнне Татар мәдәни үзәге залында узган чарада өлкә башлыгы Сергей Морозов тәбрик сүзе тотарга тиеш иде, ләкин ул килә алмаган булып чыкты.

Аның урынына урынбасары Вилдан Зиннуров чыгыш ясады. Ул былтыргы шартлау нәтиҗәләрен юк итүдә татар малтабарларының да зур өлеш кертүен ассызыклады. Аларны мөселман илләреннән дә өлкәгә инвесторлар җәлеп итү тырышлыкларын күрергә дә, шулай ук торак төзелешен киңәйтү, балалар бакчаларына да игътибар бирүгә дә өндәде.

“Казан үрнәгеннән чыгып, бездә дә күргәзмә оештырырга кирәк”, диде Вилдан Зиннуров.

Зиннур әфәнде кунакларны кабул иткән Татар мәдәни үзәгенә игътибар юнәлтте һәм аның эшчәнлеге юнәлешләрен дә билгеләде:

"Мәдәни үзәк бинасы бар, ләкин ул әлегә тиешле дәрәҗәдә кулланылмый – аерым чаралар гына оештырыла. Ә бит биредә милли театр, өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә, балаларның да аерым сәнгать төркемнәренең даими эшләве кирәк."
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров “Сембер” җирле малтабарлар берлеге игътибарын башка мәсьәләләргә дә юнәлтте:

"Эшмәкәрләребезнең төп уңышы – бөтен ил буенча мәчетләребезне торгызу булды. Барлыгы 4000 чамасы мәчет сафка басты. Татарстанда гына да – 1300 мәчет.

Халкыбызның аңында – авыл ментальлеге. Авыл җирендә милли үзаңны саклап калып үстерә алсак кына, татарның киләчәге өметле булыр. Мәгариф өлкәсендә дә эшмәкәрләр төп рольне уйнарга тиеш. Әйтик, XIX гасырда дистә чамасы гына мәдрәсәләребез бөтен Русия мөселманнары өчен мөгаллимнәр, имамнар әзерләгән. Бүген дә дәүләт милли мәнфәгатьләргә игътибар бирми. Димәк, балаларыбызны укыту, аларга милли тәрбия бирү үз өстебездә кала. Моның өчен малтабарларыбыз, әгәр милләтнең киләчәген кайгыртсалар, шәхси мәктәпләр ачарга тиеш булып чыга."
“Сембер” малтабарлар берлеге рәисе Радик Гафуров берлекнең эшчәнлеге турында видеотасма тәкъдим итте. Бу оешма өлкә районнарында да үз бүлекчәләрен булдырган, “Сембер” хәйрия фонды да ачылачак икән. Шулай ук малтабарларга юридик ярдәм үзәге дә булдырылган. Юридик яктан кыенлыкларга очраганнарга мөрәҗәгать итәргә мөмкинлекләре барлыгын да белдерде.

Фәрит Уразаев татар эшмәкәрләрен берләштерү, аларның үзара хезмәттәшлеген ныгыту чаралары белән таныштырды.

Малтабар Фәрит Әюпов үз чыгышында хакимиятнең малтабарларга уңай карашта булуына канәгатьлек белдерде.

Чыгышлардан соң татар малтабарларына мөрәҗәгать кабул ителде. Анда ике йөз ел элек үк Казанда яшәгән алман галиме Карл Фуксның тирән белемле татарның сәүдәдә дә маһир булганлыгы турында мәгълүматлар җиткерелде.

Кабул ителгән резолюция ”Сембер”бизнес клубы алдында торган бурычлар турында. Мәсәлән, даими эшләүче бизнес-элемтә биржасын булдыру, бизнесның социаль җаваплылыгын күтәрү, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Татар малтабарлары берлегенә әгъза булып керү.

Шулай ук мондый җыеннарны ел саен оештыру турындагы карар да кабул ителде.
XS
SM
MD
LG