Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:34

"Шәһитләргә һәйкәл куелмаса, баскынчыларга куелганын юк итәргә туры киләчәк"


ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт

ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт

Татар иҗтимагый үзәге Казанны саклап һәлак булганнарга һәйкәл куелмаса, урыс баскынчыларына булган һәйкәлне юк итәргә мәҗбүр булачакларын әйтә.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге 2010 елның 15 октябрендә 1552 елда Казан Кирмәнен һәм Казанны саклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл кую турында мөрәҗәгать кабул иткән иде инде. Польша хөкүмәте татарлар хөрмәтенә һәйкәл куйганнан соң алар аны үзгәртеп яңадан кабул иткәнен әйтә. Мөрәҗәгать Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия президенты Дмитрий Медведевка юллана. Хатның икесе ике төрле.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Польшада татарларга куелган һәйкәл ачылышына Татарстан президенты һәм хөкүмәттән бер кешенең дә бармаулары аларны нык рәнҗеткән.

“Безгә дәүләт югарылыгындагы хөрмәт күрсәтелгән, шунда бары татар конгрессыннан гына кеше барган. Бу мөрәҗәгатьне кабул иттек, чөнки Миңнеханов Татарстанның премьер-министры, Миңтимер Шәймиев президент булганда 1552 елда Казанны саклап һәлак булган татарларга һәйкәл салу карары кабул ителде. Ләкин бу карарларга инде 15-16 ел узды, ә аның әле дә үтәлгәне юк”, ди ул.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге бу карарны үтәсә Мәскәү ниндидер дә булса чара күрер дип курка.

“Инде монда күрерлек чара калмады, чөнки татарның суверенитеты юк, татар халкы гомумән бернинди яклаусыз торып калды. Аның Конституциясе дә үтәлми, Русиянең үз конституциясе дә үтәлми. Шулай булгач Русия башка халыклар турында “двойной стандарт” алып бара дип сөйли, ә үзендә 99 стандарт булып чыга. Безнең татар халкын ничек тә булса бетерү, мәгарифен юкка чыгару бара, ә шул ук вакытта үзләре башка халыкларның демократиясе хакында сүз йөрткән була. Демократия Русиядә юк һәм булганы да юк. Шуңа күрә без бу мөрәҗәгать белән президентларга чыгарга булдык”, ди ул.

1552 елда Казанны алганда һәлак булган урыс гаскәрләренә куелган һәйкәл
Нуриәхмәт татарның барлык истәлеген, хәтерен юкка чыгарып бетерделәр дип саный. Ул хәзерге Бауман, Кремлевская, Черек күл, Карл Маркс, Ершов, Воровский, Урицкий урамнары элек башкача аталганын әйтә.

“Шул Казанны саклап һәлак булганнарга һәйкәлне бастырып ичмасам Казанның үзенең дә горурлыгы, халкы булган һәм алар үзләре өчен көрәшкәннәр дип искә алырлар иде. Без шуңа һәйкәл куюны таләп итәбез”, ди ул.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге бу һәйкәл Татарстан бюджеты хисабына куелырга тиеш дип саный. Ләкин татарга нәрсәдә дә булса кирәк булганда акча юклыкка сылтау сәбәпле, алар моңа ышанмый. Һәм инде бу һәйкәлне җыелып бергә куярга да риза булуларын әйтә.

“Аның инде берничә проектын тәкъдим иткәннәр иде. Монда тагын пирамида кую турында да сүз бара. Пирамида Казан ханлыгы була имеш. Хәзер шул карачкыны кую турында барган сүзләргә дә дүрт-биш ел узды”, ди Галишан Нуриәхмәт.

Алар бу һәйкәл куелмаса халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәчәген белдерә. Ә үзәкнең кайбер вәкилләре 1552 елда Казанны алганда һәлак булган урыс баскынчыларына куелган һәйкәлне юк итәргә мәҗбүр булачагын әйтә.

“Кайбер иптәшләр урыс басып алучылары һәйкәлен юк итү җаен табарбыз диләр. Чөнки хөкүмәт үз карарын үтәргә тиеш бит инде. Тукай йортын, Иске Казан һәйкәлләрен җимереп ташладылар. Татар хатирәләрен системалы рәвештә юкка чыгару барганда нишләп әле Казанда урыс баскынчылар һәйкәле торырга тиешле?”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG