Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент яңа, милли сәясәте – иске


Башкортстанның элекке һәм хәзерге президентлары: милли сәясәтләре аерыламы?
Башкортстанның элекке һәм хәзерге президентлары: милли сәясәтләре аерыламы?

Башкортстанның мәгариф министры Зиннәт Аллаяров, филармония мөдире Данир Гайнуллин урыныннан алынды. Аларның икесенә дә яңа бюджет кәнәфие әзерләнде. Бушаган ике урынга да янә башкорт түрәләрен билгеләү күзаллана.


Башкортстан башында егерме елдан артык утырган һәм, нигездә, башкортчылыкны өскә күтәреп, татарларны рухи кысу сәясәте алып барган Мортаза Рәхимовны яшь президент Рөстәм Хәмитов алыштыргач, татар җәмәгатьчелеге аңа зур өметләр баглаган иде. Әмма, чынбарлык икенчерәк булып чыкты.

Яңа президентның иске президент алып барган милли сәясәттән әллә ни читкә китмәве, аның кадрлар сәясәтендә дә ачык күренә. Шулай, соңгы көннәрдә республикада ике түрә урыннарын югалтты. Икесе дә башкорт (башкорт булмаган түрәләрне Уфада табуы авыр булгангадыр инде).

Беренчесен – Башкортстанның мәгариф министры Зиннәт Аллаяровны республика президенты үзенең фәрманы белән эшеннән бушатты. Фәрман дөнья күргәнче, республиканың хокук саклау органнары Зиннәт Аллаяровның һәм аның урынбасарының мәктәпләр салдырганда, тендерлар үткәреп тормыйча гына, үзләренә якын төзелеш оешмасына заказны биреп ятканлыкларын ачыклады. Бу мутлыкларга җинаять эше ачтылар.

Икенчесе – Башкорт филармониясе мөдире һәм бер үк вакытта радикаль башкорт яшьләре берлеге җитәкчеләренең берсе булган Данир Гайнуллинга каршы, аның башбаштаклыкларына чыдамнары калмаган артистлар, биючеләр баш күтәрде. Нәтиҗәдә, Данир Гайнуллин “үз теләге белән” эшеннән китәргә мәҗбүр булды.

Рөстәм Хәмитов, шундый шартларда урыннарыннан китәргә мәҗбүр булган шушы ике башкорт түрәсенә “кәҗә билеты” тоттырасы урынга аларның икесенә дә яңа бюджет кәнәфие әзерли. “Аргументы недели” газетының 10 декабрьдә чыккан Башкортстан кушымтасында әйтелгәнчә, җинаять эше кысаларында йөрүче Зиннәт Аллаяров Башкортстандагы педагогик училищелар берләшмәсе кураторы итеп билгеләнәчәк.

Җинаять эше кысаларында йөрүче икенче “җирле кадр” – Данир Гайнуллин мәдәният министрлыгының мәдәни һәйкәлләрне саклау үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде.

Иң мөһиме, дигәндәй, Уфадагы Ак йорттан саркылып чыккан мәгълүматларга караганда, бушаган ике урынга да янә башкорт түрәләрен билгеләү күзаллана. Мәгариф министры кәнәфиенә Сынтимер Баязитов дигән кешене, ә филармония башына, 90нчы еллар башында һәм уртасында Башкортстан татарлары мәнфәгатьләренә каршы актив көрәшкән, Башкорт яшьләре берлеген төзүчеләрнең берсе булган, Ринат Баимовны куярга җыеналар.

Шулай итеп, Рөстәм Хәмитовның кадрлар сәясәте дә, гомумән, милли сәясәте элекке президент Мортаза Рәхимовныкыннан бик аерылмый. Хәмитов та, Мортаза Рәхимов кебек, Башкортстанны күпмилләтле халыкларныкы дип түгел, ә башкорт республикасы сыйфатында кабул итә, ахры.
XS
SM
MD
LG