Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия парламенты Берлускони хөкүмәтен яклады


Италия парламентының түбән пулаты Сильвио Берлускони хөкүмәтенә ышанычсызлык белдерү турында тавыш бирде. Берлускони хөкүмәтен 314 депутат яклап чыкты, 311 кеше каршы тавыш бирде.

Сенаттагы күпчелек тә хәзерге хөкүмәтне хуплады.

Тавыш бирүне Берлускони җитәкчелегендәге коалициядән чыккан депутатлар оештырды.

Берлускони тирәсендә соңгы араларда булган сәяси һәм шәхси тормышындагы җәнҗаллар хөкүмәт башлыгының абруен төшерде.
XS
SM
MD
LG