Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:59

Франция илчесе Жан де Глиниасти (Jean de Gliniasty) Татарстанда икътисади хезмәттәшлек турында сөйләшүләр белән бергә күргәзмә ачуда да катнашты.

Франциянең Русиядәге илчесе Жан де Глиниасти Казанга килеп, Парижны бөтенләй башка яктан ачкан. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе фоторәссам Фәрит Гобәевнең фотолары аның күңеленә хуш килгән.

“Төштә һәм өндәге Париж” дип аталган күргәзмәне ачкан вакытта ул фотоларны Франциядә дә күрәсе килүен белдергән. Татарстан фоторәссамы эшләрен Парижга китерү мәшәкатьләрен үз өстенә алачагын әйткән.

Фәрит Гобәев
Гобәев Франциядә ике тапкыр булган. 1995 елда һәм быел. Озак еллар утырган француз коньягы шикелле бу күргәзмәгә автор иң-иң яхшыларын сайлап алган. Татарстан рәссамнары берлегенең күргәзмәләр залына ул 73 фотосын элгән. Бу бәхет тәтемәгән тагын меңләп Париж сурәтләре Гобәевнең архивында бар икән.

Русияле өчен Париж иң беренче чиратта – ул Эйфель манарасы. “Минем өчен ул – мәхәббәт шәһәре. Анда сулыш алу да шулкадәр рәхәт, иркенлек һәм ирек. Дөньяның төрле почмагыннан бик-бик күпләр Эйфель манарасы янында үбешү өчен генә анда килә.

Мәхәббәт бик киң мәгънәгә ия бит ул. Ул бер-береңне ярату да, яшәгән урыныңа мәхәббәт тә, кечкенә генә булса да үтеп йөргән тыкрыкны ярату һәм бер чынаяк каһвә эчкән кафега да мәхәббәт. Париж җиһан киңлекләренә тиң мәхәббәт хисләренә төренгән”, ди Гобәев.
Фәрит Гобәев эше

Парижга читтән торып та гашыйк булып була икән. Фәрит Гобәев шундый затларның берсе. 70нче еллардан бирле үк инде ул фото сәнгатенә нигез салынган һәм элек тә, хәзер дә сәнгатьнең бу өлкәсендә менә дигән осталар эшләгән шәһәргә гашыйк.

Жан де Глиниасти, Татарстан диюгә, беренче чиратта Казандагы Кирмән күз алдына килә икән. Аннан соң Сөембикә манарасы һәм Кол Шәриф мәчете. Дүртенче итеп ул кай яклары беләндер Европа табигатен дә хәтерләткән мохитне әйткән.

“Татмедиа” башлыгы урынбасары Нурия Абдулловна Беломоина сүзләренчә, Жан де Глиниасти Жан Батист Мольерның “Тартюф” әсәрен Камал театры татарча куйды дигән сүзләрне ишеткәч, бик нык гаҗәпләнгән. Мольерны татар телендә уйнап буламыни, дип кат-кат сораган. Соңыннан илче үзе дә, бу тема һәрвакыт актуль бит, дип өстәгән.

Жан де Глиниасти
“Тартюф” та Русиядә Франция һәм Франциядә Русия елы уңаеннан сәхнәләштерелгән әсәр иде. Камал сәхнәсендә аның премьерасы әле күптән түгел генә үтте. Караган тәнкыйтьчеләр арасында “Тартюф” камалларга яңа сулыш алып килгән сыман тоелды дип әйтүчеләр дә булды.

“Тәрҗемә татар халкы менталитетының үзәген тотып алып эшләнгән иде. Бөтен әйтемнәр француз теленнән татарчага җайлаштырып куелган. Тамашачы аңлап, көчле алкышлар белән каршы алды”, дип белдерде Беломоина.

“Тартюф”ны татарчага Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемә иткән. Сәхнәгә француз режиссеры Николя Струве куйган.

Франция илчесе Русиядә Франция һәм Франциядә Русия елын йомгакларга дип Казанга килде. Яңа икътисади бәйләнешләр турында да сөйләшүләр узды. Татарстан президенты Миңнеханов: “Франция Русиянең дә, Татарстанның да төп партнеры булды һәм алга таба да шулай булачак”, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG