Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния һәм Албания өчен Шенген илләренә виза бетерелде


15 декабрьдән башлап Босния һәм Албания ватандашлары Шенген илләренә визасыз йөри алачак.

Бу хакта Европа Берлеге вәкиле белдерде. Бу вакыйгага багышланган махсус чара бүген Сараевода узды.

Босния һәм Албания кешеләре өчен Шенген визасын бетерү карары берлеккә кергән илләр эчке эшләр министрларының ноябрь аенда булган җыенында кабул ителде.

Шенген зонасына 25 ил керә. Алар арасында чикләр һәм контроль юк.
XS
SM
MD
LG