Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:25

Сишәмбе көнне ясаган белдерүендә урыс патриархы Кирил максат итеп, Русиядәге милли татулыкны саклап калуны куйса да, аның әйткәннәре киресенчә вазгыятьне какшатуга гына китерә ала дигән шикләр уяна.

Патриарх Кирил (Гундяев) теләпме, әллә инде ялгыш кынамы, шушы белдерүендә татарлар өчен дә гыйбрәтле булган ике фикер яңгыратты. Һәм чиркәүне рекламалауга кереп китеп, алдашудан да кыенсынмады.

Беренче фикер - Русиянең күпмилләтлелеге аның зәгыйфьлеге булып тора дигәне. Әлегә кадәр урыс хөкүмәте әһелләре декларатив төстә генә булса да Русия федерациясенең күп милләтләрдән торуы - аның байлыгы, моны сакларга һәм ныгытырга кирәк дип килә иде. Гамәлдә бу матур, әмма коры сүз генә булып калды-калуын, ләкин ничек кенә булмасын, конституциядә "күпмилләтле халык" дип язылгач, федерал җитәкчеләр шуны истә тотарга тырыша иде.

"Безнең зәгыйфь җиргә басмакчылар..."

"Ахиллес үкчәсе" – йомшак, зәгыйфь урынны, җитешсезлекне билгеләү өчен кулланылган гыйбарә.

Гундяев моңа яңалык кертте - Русиянең күпмилләтле булуы аның "Ахиллес үкчәсе", ягъни зәгыйфьлеге булып тора дип белдерде. Аның сүзләренчә, "салкын сугыш" елларында Советларның дошманнары илдә төрле милләтләр яшәвен аның нәкъ менә шул "Ахиллес үкчәсе" итеп санаган һәм Советлар берлеген шулар аша җимерергә тырышкан.

"Һәм бу шулай булды да", ди патриарх һәм шушы фикерен алга таба, "хәзер инде Русияне дә шулай итмәкче булалар, аның "Ахиллес үкчәсенә басарга телиләр," дигән фараз белән дәвам итә.

Һәрзаман читтән дошман эзләү гадәтен бу юлы калдырып торып (монысы инде хәзер табигый күренеш, Мәскәү җитәкчеләре халыкны башкача үз тирәсендә туплый алмый), патриарх Кирилның бүгенге көндә Русияне астыртын гына җитәкләгән "өчле хакимият - триумвират"ка керүен искә алырга кирәк. Һәм ул шуның бер вәкиле буларак "Ахиллес үкчәсе" турында менә шундый гыйбрәтле сүзләр әйтә.

Чиркәү башлыгы ычкындырган икенче мөһим фикер - Русиядә "асаба күпчелек (коренное большинство)" һәм калган вак-төяк азчылыклар булуы. Соңгыларына карата патриарх "коренной" сүзен кулланмый, алар үзеннән-үзе килмешәк булып чыга. Шулай итеп чиркәү әһеле ике дә уйлап тормый, Русиягә эш эзләп килгән иммигрантлар рәтенә үз ватаннарында яшәгән татарны да, башкортны да, чуаш, мари, калмык, бурәтне дә кертеп куя.

Дөрес, бу фокусны урыс патриархы беренче мәртәбә генә ясамый - берничә ай элек ул Русия шәһәрләрендә мәчетләр төзү тирәсендә чыккан гаугалар уңаеннан, андый гыйбадәт йортлары "асаба күпчелек" ризалыгы белән генә төзелә ала дигән иде. Андый "күпчелек" дигән төшенчә артында ул православ урыс халкын күз алдында тотуын яшермәде.

Патриарх конституция кырыннан читтә


Русия конституциясенең илне дөньяви (секуляр) итеп билгеләве һәм анда дини иреклекләр, шул исәптән дин тоту өчен тиешле гыйбадәтханәләр төзү дә гарантияләнүе турында патриарх Кирил сөйләргә бик яратмый. Чөнки конституциядә бернинди дә "асаба күпчелек" дигән нәрсә юк. Димәк андый нәрсәне алга сөрү - үзе канунга каршы бару булып тора.

Тик хакимият патриарх Кирилны радикализмда, йә экстремизмда гаепләргә уйламый да - ә ул исә рухланып тагын да кыюрак белдерүләр ясый. Соңгы араларда чиркәү әһелләре, мисал өчен, ачыктан-ачык патша Русиясен данлап, аның чорындагы тәртипләргә кайтуга өнди башлады.

Ноябрь аенда патриархатның күренекле вәкиле, исламофоб Роман Силантьев, Русиядә чын милли татулык, чын мультикультурализм патша чорында гына булды дигән белдерү белән чыккан иде. Ягъни, татарлар көчләп чукындырылган, ватаннарыннан куылган, балалары гаиләләреннән тартып алынган, милләт буларак җәберләнгән, изелгән чорда.

“ХVIII-XIX гасырлардагы мультикультурализм Русиядә беренче чиратта, диннәрара татулыкны игелекле сүз белән генә түгел, штык белән дә яклап торган көчле дәүләт ярдәмендә генә яши алды”, диде Силантьев ул чакта.

Чын тарихны, һичюгы татар тарихын азмы-күпме белгән һәркемгә, карагруһ силантьевларның нинди чор турында хыяллануы сер түгел. Аларның "көчле" дәүләт дигәннәре татар-башкорт өчен бары тик золым гына китерүче репрессив дәүләт иде. Аны хәзер акларга маташу, үрнәк итәргә тырышу - тарихны фальсификацияләү, алдашу булып тора.

Сишәмбе белдерүе белән шулар рәтенә патриарх та кушылды: ул "урыс православ чиркәвенең Русия патшалыгында да, хәзерге Русиядә дә милләтара татулыкка бик зур өлеш кертүен аеруча әйтеп үтәргә теләр идем" дип белдерде.

Урыс патриархының шушы белдерүе, шул исәптән аның "асаба күпчелек" ("коренное большинство") дигән сүзләре дә Русиядәге бар федерал каналлардан күрсәтелде. Патриарх үзе шулай әйткәч, хәзер инде бу гыйбарәне башкалар да куллана башлар. Күпмилләтле халыкны телгә алган конституция исә читтә тузан җыеп ята ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG