Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов татар факторын куллана


Татарстан президенты икътисади эшләрдә татар факторын да куллана. Чираттагы сәфәрдә җирле татарлар белән очрашу каралган.

Шушы көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Новосибирски өлкәсенә сәфәргә бара. Анда җирле җитәкчелек белән очрашулар, эшлекле сөйләшүләр каралган, әмма бу юлы җирле татар оешмасы белән күрешү дә рәсми көн тәртибенә кертелгән.

Быел яз Татарстан президенты Новосибирски өлкәсенең күршесе булган Томски өлкәсенә барган иде. Ул анда Томски инновация форумында катнашты. Рәсми чыганаклар, президентның програмында җирле татарлар белән очрашырга бер минуты та булмаячак дип әйткән, әмма Томски татарлары барыбер үзенекен иткән.

Томски татарлары Миңнехановны яхшы яктан искә ала


Автономия рәисе һәм татар кызлары аны төнлә Томски һава аланында чәк-чәк белән каршы алды, дип сөйләде "Азатлык"ка Томски татар үзәге җитәкчесе Флора Сабирова.

Мондый каршы алудан соң Рөстәм Миңнеханов Томски татарлары янына килмичә булдыра алмаган. Очрашуда татар үзәге рәисе, милли автономия җитәкчесе Морат Хөснетдинов, татар эшмәкәрләре һәм депутатлар, татар үзәгенә йөрүче активистлар катнашты.

Томски татарлары Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан бик канәгать калган. Аны алар ачык, туры сүзле кеше итеп искә алалар. Очрашуда туган телне өйрәтү өчен татар теле укытучыларының булмавы, белгечләр әзерләү турында сүз булган.

Томски өлкәсе көннәрен Казанда үткәрергә тәкъдим иткәннәр, татар эшмәкәрләре Рөстәм Миңнеханов белән уртак проектлар турында сөйләшеп алган. Алга таба да җирле татарлар Татарстан һәм аның җитәкчелеге белән ныклы элемтәдә торырга өметләнә.

Бәлкем шушы очрашудан соң Новосибирски өлкәсенә планлаштырылган рәсми програмга җирле татар оешмасы белән очрашу да кертелгәндер. Андагы милләттәшләрнең милли-мәдәни мәнфәгатьләре өчен җаваплы кеше дә Рөстәм Миңнехановның рәсми төркеменә кергән.

Миңнеханов бөтендөнья татарлары президенты була алырмы?


Күптән түгел Чиләбегә рәсми сәфәрдә булганда да, Татарстан президентын җирле татарлар каршы алды. Ул Чиләбе татар конгрессы активистлары белән очрашты, милләттәшләргә Татарстанның ярдәмен вәгъдә итте.

Шушы көннәрдә Татарстанда Волгоград өлкәсеннән 20ләп кешелек вәкилчелек булып киткән иде. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов һәм губернатор Анатолий Бровко белән очрашуда күбрәк ике төбәкне бәйләүче икътисади хезмәттәшлек, "КамАЗ", "Татнефть" проектлары турында сөйләшүләр барды.

Әмма барыбер Волгоград өлкәсе җитәкчесе янында шул якларда туып үскән татар эшмәкәре Ренат Мөслимов та утырды һәм аны Казандагы чараларда да озатып йөрде.

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев үзенең сәфәрләрендә читтәге татарлар белән даими очраша иде. Аны бөтендөнья татарлары президенты дип тә йөрттеләр. Күбрәк икътисади мәсьәләләр белән мәшгуль булган Рөстәм Миңнеханов та бу исемгә дәгъва итәме?
XS
SM
MD
LG