Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaks хуҗасы Ассандж вакытлыча иреккә чыгарылды


Британия мәхкәмәсе сишәмбе көнне WikiLeaks хуҗасы Джулиан Ассанджны 11 гыйнварда үтәчәк утырышка кадәр фидия акчасына иреккә чыгару карарын кабул итте.

39 яшьлек Ассандж Швециядә белдерелгән гаепләүләр нигезендә Британиядә кулга алынды. WikiLeaks сәхифәсе өчен Швециядә эшләгән ике хатын-кыз аны җенси эзәрлекләүдә гаепли. Ассандж гаепләүләрне кире кага.

WikiLeaks сәхифәсендә дөнья күргән АКШ дипломатларының яшерен хатлары күптән түгел дөньяда шау-шу тудырды.
XS
SM
MD
LG