Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин: "Курчак" мөфтият исламның үсешен туктатырга тырыша


Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин
Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин

Русиядә яңа, дүртенче мөфтият нинди ихтыяҗдан чыгып төзелә? Аны кемнәр төзи? Шундый сорау белән без Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарә рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә мөрәҗәгать иттек. Равил хәзрәт сүзен бу хәлләргә катнашы булган башка вакыйга тарихыннан башлап җибәрде.


– Яңа оештырылып ята торган мөселманнарның үзәкләштерелгән җәмгыять тарихын сөйләр алдыннан, бер мәгълүматны әйтеп үтәргә кирәктер.

2009 елда Корбан бәйрәме вакытында, мөфти Тәлгать Таҗетдин Русиядәге үзәкләштерелгән өч ислам җәмгыятен берләштерергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Без бу тәкъдимне өйрәнгәннән соң, Кавказ мөселманнары җитәкчесе Бердыев белән дә, Тәлгать Таҗетдиннең үзе белән очрашып сөйләшүләр уздырдык. Эшче төркем булдырылып, берләшү юлында эш башланды. Ләкин бу карар хөкүмәткә ошамады.Тәлгать Таҗетдиннең тәкъдиме хөкүмәт сәясәтенә туры килми, безгә Русия мөселманнарының бердәмлеге кирәк түгел, дигән фикерне безгә дә җиткерделәр.

Шул ук көннәрдә “Независимая газетада” бер мәкалә басылды. Ул мәкаләне исламга каршы эшли торган Роман Силантьев дигән кеше язып чыкты. Силантьев ул мәкаләдә, Русиядә исламның дүртенче көче барлыкка киләчәк, дип белдергән иде.

Һәм ул эш башланып китте. Беренче чиратта Кавказ мөселманнарының кординацион үзәгенә кергән Ставрополь өлкәсендә мөселман дини идарәсендә яңа мөфтият төзелеп, яңа мөфти билгеләделәр. Моны Силантьев йогынтысы булган хөкүмәт тарафдарлары оештырды.

Аннан соң, Тәлгать Таҗетдиннең беренче урынбасары булган Мөхәммәтгали Хуҗинга Пермь өлкәсендә аерым мөфтият оештырып бирделәр. Шулай ук Тәлгать Таҗетдиннең ярдәмчесе булган Сибгатулла Сәйдуллинга Чиләбе өлкәсендә аерым мөфтият булдырылды. Хәзер инде шул яңа төзелгән өч мөфтиятне берләштергән дүртенче дини мәркәз ясарга тырышалар.

Әгәр дә Гайнетдин, Бердыев, Таҗетдин берләшү юлында эшли икән, аларга каршы кычкырып тора торган бер "курчак" мөфтияте булсын дигәннәрдер.
Сулдан уңга: Равил Гайнетдин, Тәлгать Таҗетдин һәм Исмаил Бердыев, Тула, 11 март 2009



Шулай итеп, хәзер менә бер абсурд дини театры төзелеп килә. Яңа ясап куелган "кесә" мөфтиләре мөселманнарның үсеш юлында барган эшләренә каршы чыгып, кычкырып тора торган "курчак" булачаклар. Ул марионеткалар, дәүләттә эшләүче исламофоб Гришин кебекләр, һичшиксез, Русиядә исламны басарга тырышачаклар. Бигрәк тә хәзерге вакытта Русиядә исламның зур фактор икәнлеген аңлап, махсус рәвештә басым ясап, исламның үсешен туктатырга тырышалар. Ул инде гамәлгә ашырыла башлады. Мәчет төзелешенә урын бирмәү, зур шәһәрләрдә мәчетләрне төзетмәү кебек.

Мәсәлән, ике миллионнан артык мөселман булган Мәскәүдә басым нык сизелә. Мөселманнар, мәчетләр җитмәү сәбәпле, бәйрәм намазларын урамнарда, трамвай юлларында, хәтта чиркәү ишек алдында укырга мәҗбүр. Шулай итеп, эшләр мөселманнарны кимсетү, аларның гражданлык хокукын танымау сәясәте үзенең эшен дәвам итә.

Барлык мөселман, ислам дөньясы моны күреп тора. Әгәр дә без Русиянең “Ислам конференциясе оешмасында” күзәтүче буларак кабул ителгәнен дә онытмаган булсак, дөнья мөселманнары каршында мондый хәл Русиягә карата уңай фикер тудырмаячак. Бигрәк тә бу хәл Русиядә мөселманнарга булган карашның нинди икәнлеген күрсәтеп торучы бер билге булачак.

Равил хәзрәт, кичә генә Мәскәүдә Русия мөфтиләр шурасының утырышы булып узды. Ул утырышта бу мәсьәлә күтәрелдеме?

– Юк, һич тә күтәрелмәде. Безнең иң мәшһүр диния нәзарәте җитәкчеләре, мөфтиләр: “Без алар шикелле пычрак кешеләрне үз дәрәҗәбезгә күтәрә алмыйбыз. Үзен хөрмәт иткән кеше андый “курчак” мөфтиләр белән бер җирдә җыела да, утыра да алмый”, диделәр.

– Равил хәзрәт, бу хәлләрнең тарихы соңгы көннәргә генә бәйләнмәгән. Сезнең сүзләргә караганда ул инде байтактан әзерләнгән. Ә менә бүгенге көндә, Мәскәүнең яңа мэры билгеләнгәннән соң, дини идарәгә, мөселманнарга булган карашлар нинди?

– Собянинның исламга карашы бүгенге көнгә ачык түгел, дип әйтер идем. Ә менә соңгы көннәрдә Мәскәүдә булган хәлләр исламга булган тискәре мөнәсәбәтне ачык күрсәтә.

Питерда, Мәскәүдә булган чуалышларда да исламга карата мөнәсәбәт ята. Аны ислам үсешенә каршы булган көчләр оештырган. Русиягә хезмәт итәргә килгән кавказларны, мөселманнарны Русиядән сөрергә дигән һәм Аллаһка каршы кычкырылган шигарләр шул турыда сөйли.

Күпме кешенең хастаханәләргә эләгүе дә, канлы чуалышлар да мөселманнарның Русиядәге ролен киметергә тырышкан көчләр китереп чыгарган фаҗигале вакыйга дип әйтергә була.
XS
SM
MD
LG