Accessibility links

Пушкин музеенда Тукай күргәзмәсе ачылды


Пушкин музее
Пушкин музее

Петербурның Пушкин музеенда Тукайга багышланган “Мәңгелеккә ашкынам” дип аталган күргәзмә эшли. Казандагы музее төзекләндерү көтә.

Кунак кадере өч көнлек дисәләр дә, Пушкин музее Тукай әйберләрен ике айдан артык кунак итәчәк. Күргәзмә 19 февральгә кадәр эшләячәк.

Татарстан Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, Петербур татарларының милли-мәдәни мохтарияте Тукай әйберләрен үзләрендә күрергә теләк белдермәсә, алар башлап йөрмәсә, Тукай рухы белән сугарылган экспонатлар бу көннәрдә Казанда гына утырыр иде.

Тукай һәр салага һәм калага якын


Казандагы Тукай музее мөдире Рәмис Әймәт шагыйрьнең олы юбилее алдыннан бу әйберләр Русиянең татар яши торган кайсы гына төбәгендә күрсәтелсә дә, тансык булыр иде дигән карашта.

“Уфада күрсәтергә мөмкин булыр иде. Чөнки Тукайны Уфага Мәҗит Гафури чакыра, аңа бик зур хөрмәт күрсәтә.

Тукай шулай ук Әстерханга да барып чыга бит. Әлеге күргәзмә Әстерханда да бик зур яңгыраш табар иде.

Ульян өлкәсенең Гурьевкасында да бу күргәзмә бик кызыклы булыр иде. Чөнки анда безнең милләттәшләребез яши”, ди Әймәт.

Юбилей чаралары Петербурда башланды


Петербурга экспонатларны алып бардың да, Пушкин музеена кертеп куйдың түгел шул. Сөйләшүләр, килешүләр, финанс чыгымнарын җайлау күп вакыт ала. Нәҗипова сүзләренчә, чыгымнарны Милли музей һәм Татарстан мәдәният министрлыгы күтәргән.

Пушкин музеендагы күргәзмәгә куелган Бакый Урманче рәсеме
Пушкин музеена куелуга килгәндә исә, әлеге күргәзмәне ачкан вакытта Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева “Яңа гасыр” телевидениесенә: “Рус шигъриятен Пушкинсыз, ә татарныкын Тукайсыз күз алдына китереп булмый. Шигърияттәге ике олы шәхеснең монда очрашуы алдагы юбилейга бик матур этәргеч бирергә тиеш”, дигән иде.

Пушкин музеенда Тукайга багышланган күргәзмә ачылу белән юбилей чаралары башланып китте, дип тә әйтәләр.

Тукайга багышланган экспонатлар “Пушкин тормышта һәм иҗатта” дип аталган әдәби монографияләр бүлегенә урнаштырылган. Бу бүлекнең махсус күргәзмәләр залы бар. Бүлек башлыгы Нина Петрова сүзләренчә, анда Русия төбәкләреннән милли эчтәлектәге күргәзмәләр булгалый икән.

Әмма Татарстан ягының әлеге күргәзмәгә бик җитди әзерләнгәнен әйтә ул. Ачылышта рәсмиләр һәм Петербурдагы татар җәмәгатьчелегеннән тыш әдәбият, сәнгать, мәдәният белән белән кызыксынган башка милләт вәкилләре дә булган.

“Әлеге күргәзмәне “Пушкин тормышта һәм иҗатта” дип аталган экспозицияләр эчендә дип әйтергә була. Син телисеңме-теләмисеңме, Пушкинны да карыйсың һәм Тукай белән дә аралашасың”, ди Петрова.

Алар музейга килүчеләргә Тукай һәм аның Пушкин иҗатына мәхәббәте турында зур булмаган аңлатма кәгазе дә таратырга исәпли.

Ау эте сурәтләнгән кара савыты...

Әлеге экспонатларны Петербурга әзерләп җибәрүчеләрнең берсе Рәмис Әймәт сүзләренчә, Русиянең беренче башкаласына киткән Тукайның 6 шәхси әйберенең һәрберсе дә бөек шагыйрь тормышын сөйләп кенә калмый, ә аны төрле яклап ача.

Мисал өчен, Тукай Петербурда булганда укучылар бүләк иткән кара савытының тарихы да игътибарга лаек. “Тукай этләрне һәм мәчеләрне яраткан. Укучылар шуны истә тотып, шундый ау эте сурәтләнгән кара савыты алырга булалар”, ди Әймәт.

Тукай тирәсендәгеләр...


Рәмис Әймәт сүзләренчә, гомумән, Тукайга элек тә һәм хәзер дә ике төрле караш булган. Берьяктан бөек шагыйрь дип зурласалар, икенче яктан, аның исемен кулланып, файдасын күреп калырга тырышканнар.

Рәмис Әймәт
“Шул ук Петербурга да аны эшкә чакырганнар. Аның өчен махсус газет ачарга теләгәннәр. Аңа бик күп татар байлары ярдәм итәргә тырышкан. Гомеренең соңгы көннәрендә дә Швейцариягә, Ялтага җибәрергә карар кылган булалар. Тукай боларның барсыннан да баш тарткан, теләмәгән. Горур булып калу күбрәк роль уйнагандыр.

Аны кая гына чакырмасыннар, аны күбрәк файдаланырга теләгәннәр. Бу аңарда каршылык хисе тудырган.

Мин бер кызыклы гына мәкалә язып ятам, “Тукай тирәсендә” дип атала ул. Тукайның Казанга килүеннән соң, аның тирәсендә бөтерелеп, аның даныннан, шөһрәтеннән, талантыннан файдаланырга тырышканнар. Әлеге хәл бүгенге көндә дә дәвам итә, менә шулар хакында ул мәкалә”, ди Әймәт.

Тукай юбилее уңаеннан да төрледән-төрле чаралар үтәр. Бәлки, җыентыгының тулы басмасы да дөнья күрер, фәнни-гамәли конференцияләр дә булыр. Юбилее уңаеннан Дәүләт бүләге дә тапшырылыр. Болар берсе дә бушка түгел бит. Күпләр бу чараларны шагыйрьне олылау, зурлау дип әйтер.

Ә музее төзекләндерү көтә


Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова исә, юбилей елында да Тукай музее төзекләндерелмәсә, тагын бик озак көтәргә туры киләчәк, ди. Татарстанда Милли музей карамагындагы биналарны ремонтларга елына бары тик 1 миллион сум гына акча бирелә икән.
Тукай музее

“Тукай музеена игътибар күбрәк кирәк, әлбәттә. Без ел саен язабыз, экспозицияләрне яңартырга планлаштырабыз, әмма бина мәсьәләсенә төртелеп калабыз. Әгәр еконструкция үткәрмәсәк, бернинди чара да уздыра алмаячыкбыз. Чөнки ул куркыныч хәлдә”, ди Нәҗипова.

Әлегә Тукайның шәхси әйберләре Петербурдагы Пушкин музеенда кунакта, шәһәр үзәгендәге менә дигән бинада. Нәҗипова сүзләренчә, Тукай музее юбилей уңаеннан бу көннәрдә төзекләндерүгә ябыла калса, бәйрәмгә күргәзмәне Милли музей залларында да эшләргә була һәм Тукай музее киләсе елның декабрь аенда ачылыр иде.
XS
SM
MD
LG