Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр саны: бер җирдә кимесә, икенчесендә арта


Президент Миңнеханов кул куйган фәрманга күрә киләсе елның 1 апреленә кадәр Татарстандагы дәүләт аппараты хезмәткәрләренең һәр 20нчесе үз урыны белән хушлашачак. Республикада түрәләр саны 135кә азрак булачак.

Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 6 меңгә якын түрә бар. Аларның 150се – президент, 119ы – Дәүләт шурасы, 162се министрлар кабинеты аппаратларында хезмәт итә. Калганнары төрле министрлыкларда, идарәләрдә, чит илләрдәге вәкиллекләрдә эшли.

Рөстәм Миңнехановның агымдагы елның 1 ноябрендә, 2008 елгы “Дәүләт хезмәткәрләренең гомум күләмен билгеләү” турындагы президент указына үзгәрешләр керткән фәрманы нигезендә, иң күп “кыскаруны” экология һәм табигый ресурслар, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары һәм тарифлар нигезендә Дәүләт комитеты кичергән. Соңгысында 20 җитәкче эш урынын “югалткан”.

Әлеге фәрман кысасында финанс министрлыгы 13, мәдәният министрлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1шәр хезмәткәрен кыскарткан.

Әмма түрәләрнең саннары кимегән кебек күренсә дә, республикада яңа ачылган энергетика министрлыгы кыскаруга эләккән бу түрәләргә үз ишекләрен ачкан.

Әйтик, экология һәм табигый ресурслар министрлыгындагы 59 штат берәмлеген биләгән хезмәткәр энергетика министрлыгына күчереп куелган. Әлеге министрлыкта, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгындагы 22 кешегә дә яңа эш урыны табылган.

Түрәләрнең кыскаруы Казан шәһәре хакимиятендә дә көтелә. Шәһәр Думасының соңгы утырышында башкаланың 7 районының 4кә калдырылуы хакында карар кабул ителгән иде.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән башкала идарәсенең матбугат үзәге вәкиле Ләззәт Хәйдәровка мөрәҗәгать иттек.

“Бу хакта ашыгыч фикерләр әйтергә әле иртәрәктер, минемчә. Әмма шуны әйтергә була, 2005 елда Казан шәһәре башкарма комитетында 2 мең ярым хезмәткәр эшләсә, бүгенге көндә анда 1600 хезмәткәр исәпләнә. Бу, әлбәттә, район администрацияләре белән берлектә.

Кыскарту эше бездә күптәннән бара инде. Казанда 7 районнан 4 район калдыру да шушыннан чыгып эшләнә. Монда районнар саны кыскартылмый, ә менә шушы районнар белән идарә итүче администрация кыскартыла”.

Бу кыскарган район администрация җитәкчеләре белән нәрсә булды, дигән сорауга Хәйдәров болай җавап бирде:

“Авиатөзелеш районы җитәкчесе Сергей Батин Яшел Үзән районы җитәкчесе итеп сайланды. Вахитов һәм Мәскәү районы җитәкчеләре Лобов һәм Шакиров башкарма комитетка күчтеләр һәм башкарма комитет рәисенең урынбасарлары вазифаларын башкаралар.

Район администрациясе, әлбәттә, башлыклардан гына тормый: урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, башка хезмәткәрләр дә бар. Мисал өчен, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары бергә идарә ителә башлагач, администрацияләр бергә кушыла, бер бина була. Әлбәттә, ике районның белгечләре кушылгач, анда кыскарту эшләре булыр дигән фаразлар бар. Беренче чиратта пенсия яшендә булучылар һәм үз теләкләре белән китәргә теләүчеләр бу кыскаруга эләгәчәк”, ди Ләззәт Хәйдәров.

Президентның фәрманы нигезендә җитәкчеләрнең кыскаруы киләсе елларда да дәвам итәчәк. 2011-2013 елларда дәүләт хезмәтендәге түрәләрнең саны 20%ка кимиячәк.
XS
SM
MD
LG