Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең Киев вокзалы янында 200 кеше тоткарланды


Мәскәүнең Киев вокзалы янында бәрелешләр башлаган кешеләрне ОМОН туктаткан, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Мәйданга бер меңгә якын кеше җыелган булган, 200 кеше кулга алынган. Аларда пистолет, пычак һәм электрошокер кебек кораллар булган.

“Европа” сәүдә үзәге янында урам җыеннары булу ихтималы турындагы хәбәрдән соң мәйданга өстәмә милиция көчләре, машиналар һәм ОМОН китерелде.
XS
SM
MD
LG