Accessibility links

Юлия Тимошенкога Украинадан чыгу тыелды


Оппозициядәге “Батькивщина” фиркасе рәисе, Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко баш прокуратураның үзенә каршы җинаять эше башлаганын хәбәр итте.

Элекке хөкүмәт башлыгы бюджеттан 300 мең доллар чамасы акчаны максатында кулланмауда шикләнелә. Тикшерүчеләр 2009 елда Киото килешүе кысаларында япма газларга квотаны сатудан килгән бу акчаны Тимошенко пенсияләргә тоткан, дип белдерде.

Тимошенко хакимиятләрне “сәяси үч алуда” гаепләде. Әмма моның белән оппозицияне көчсезләндереп булмаячак, диде Тимошенко.

Бу көннәрдә Тимошенко тирәсендәге тагын бер кеше – элекке экология министры Георгий Филипчук кулга алынды. Аны вазыйфасын явызларча куллануда гаеплиләр.

Тимошенко оппозициягә чыкканнан соң Украинада элекке хөкүмәт кешеләренә караган дистәләгән җинаять эше ачылды. Дүрт кеше кулга алынды.
XS
SM
MD
LG