Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:21

Ислам диненең биш фарыз гамәлләренең берсе – хаҗ. Һәр мөселман кешесе гомерендә бер генә мәртәбә булса да дин тотучыларга изге булган Мәккә-Мәдинә шәһәрләренә хаҗга барырга хыяллана.

Быел Удмуртиядән мөмкинлеге булган илле кешегә хаҗ гамәлен кылырга насыйп булды. Дин кардәшләребез шушы көннәрдә изге җирләрдән сау-сәламәт, хаҗның фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәп, әйләнеп кайтты.

Быел Гарәбстанга хаҗ гамәлен кылырга сигез миллион дин тотучы җыелды. Елдан-ел ислам диненең хаҗ гамәлен үтәргә теләүчеләр саны арта бара. Удмуртиядән әле 2000 елның башында изге сәфәргә чыгучылар саны берничә генә булса, быел ислам диненең фарыз гамәлен илле дин кардәшебез үтәп кайтты.

Хаҗилар Мифтах Фәрдиев һәм Габделгалим Мингазов
“Хаҗ сәфәре – җиңел юл түгел. Аеруча өлкән яшьтәге дин тотучыларга. Шуңа да хаҗ гамәлен тиешенчә үтәүдә иң мөһиме – бер-береңә ярдәм итү”, дип уртаклашты хаҗи Габделгалим ага Мингазов.

Хаҗ гамәлен төрле сәбәпләр аркасында дин тотучы үзе кыла алмаса, башка кешене җибәрә ала. Быел берничә дин кардәшебез бу гамәлне башка кешегә ышандырды. Аларның берсе Әсхат ага Ихсанов. Ул сәламәтлеге начар булуы сәбәпле, әлеге гамәлне Исмәгыйль Шәйхетдиновка ышандырган.

Әсхат ага Ихсанов өчен хаҗ кылучы Исмәгыйль Шәйхетдинов дин гыйлемен Гарәбстанда алып кайтты. Үзе һәм әтисе-әбисе өчен хаҗ гамәлен кылырга туры килгән аңа.

Мифтах ага Фәрдиев та изге җирләрдә беренче тапкыр түгел. Берничә ел элек ул Мәккәгә барып, хаҗ гамәлен кылып кайткан иде. Хәзер Ижаудан дин кардәшебез Әхнәф ага Хуҗиәхмәтов өчен барган.

Хаҗилар Мәккә-Мәдинәдә дин тотучыларга исламның фарыз гамәлен үтәү өчен шартлар елдан-ел яхшы якка үзгәрүен дә әйттеләр. Хаҗда алты ел элек булган Исмәгыйль Шәйхетдинов “ул үзгәрешләр бик сизелә. Әлбәттә, болар миллионлаган кеше җыелган изге җирләрдә хәвеф-хәтәрдән саклану өчен бик кирәкле”, диде.

Хатын-кызларга хаҗ кылу шулай ук фарыз гамәл. Әмма 40 яшькә кадәр хатын-кыз хаҗга җәмәгате, яисә бертуган абыйсы, энесе, башка ир туганы белән барырга тиеш. Инде 40тан узган хатын-кызга хаҗга төркемдә бару рөхсәт ителә. “Әмма хатын-кызга ялгызы гына хаҗ кылу, төркемдә булуына карамастан, җиңел түгел”, ди Әлфия ханым Мөхаммәдъярова.

Хаҗ кылучы Габделгалим ага Мингазов, Исмәгыйль Шәйхетдинов кимчелекләргә тукталып, тагын шуны да әйттеләр: “Күпчелек мөселман хаҗга 70 хәтта 80 яше тулгач җыена, иртәрәк, сәламәтлек ныклы булган вакытта барырга омтылырга кирәк”, ди Габделгалим ага Мингазов.

Исмәгыйль Шәйхетдинов беренче хаҗ кылганда аңа 25 яшь булуын, шуңа да кыенлыклар булмавын әйтте. Инде әтисе һәм 80 яшендәге әбисе өчен хаҗ кылырга бик кыен булуын җиткерде.

Хаҗилар Раиф Ильясов һәм Әбдеразак Ибраһим
Быел Удмуртиядән хаҗ кылырга берничә төркем киткән иде. Аларның бер өлеше “Сәлам” тур фирмасы аша юлланма алды. 2000 елдан хаҗ гамәлен үтәргә теләүчеләрне Әбдеразак әфәнде Ибраһим алып бара.

“Туксанынчы еллар азагында хаҗ кылу турында күп кешеләр хыяллана башлады. Аны ничек гамәлгә ашыру турында бер нинди мәгълүмат юк иде. Шуңа да, савап булсын дип, мин бу эшкә алындым”, дип уртаклашты дин кардәшебез Әбдеразак әфәнде.

Сәфәрдә төрле вазгыять килеп туа. Быел барысы да исән-имин әйләнеп кайтты. Шулай да төрле сәбәпләр аркасында “Сәлам” тур фирмасы аша китүчеләр Мәккәдә тоткарланырга мәҗбүр булган.

“Беренчедән, бу төркем берничә көнгә соңрак китте. Икенчедән, алар кайтыр көннәрдә һава аланы төзекләндерү сәбәпле дә, тоткарланганнар. Башка сәбәпләр дә булган”, диде Әбдеразак әфәнде.

“Әлбәттә, бу хәл кайбер хаҗиларда канәгатьсезлек тә тудырды”, диде Мифтах ага Фәрдиев. Аның тәкъдиме һәр хаҗиның кулында иминият килешүе булырга тиеш. Хаҗиларның күбесе өлкән яшьтәгеләр, аларга берничә тапкыр шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Дарулар бик кыйммәт, бу да аерым юл белән иминият килешүенә кертелергә тиеш дигән фикердә Мифтах ага Фәрдиев. Авыр вакытлар булганда хаҗга баручылар бер-берсенә ярдәмләшеп, кыенлыкларны бергә үткәннәр.

Инде бүген хаҗилар изге җирләрдә тоткарланып булса да, андагы мәчетләрдә һәркөн биш тапкыр намаз укырга йөреп үткәрүләреннән шат.

XS
SM
MD
LG