Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мамадыш театры халыкны Сталин чорына кайтара


Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш

Мамадыш халык театрының Фәүзия Бәйрәмованың “Безне онытмагыз” әсәре нигезендә куелган спектакле янәдән Чаллы сәхнәсендә уйналды.


Узган ел Татарстанда 100дән артык үзешчән халык театры катнашында X “Идел-Йорт” фестивале башланган иде. Быелның 29 ноябрендә Казанда бәйгегә йомгак ясау чарасы булды. Анда Фәүзия Бәйрәмованың “Безне онытмагыз” әсәрен сәхнәгә чыгарган Мамадыш халык театрының фестивальдә беренчелекне алуы, аларга 100 мең сум акчалата бүләк бирелүе хакында мәгълүм булды.

Халык театрлары баштарак шушы бәйге кысаларында үзләре әзерләгән тамашаларны авыл, район сәхнәләрендә күрсәткән. Биредә иң яхшылар исемен алучылар Әлмәт, Чаллы, Казан кебек шәһәрләрдә спектакльләрен сәнгать белгечләренә һәм халыкка тәкъдим итте. Чаллы төбәгендә чыгыш ясаган Мамадыш халык театры тамашасы “иң яхшы” дигән исем алып, Казанга бару хокукын яулаган иде.

Казан сәхнәләрендә чыгыш ясаган Татарстан халык театрлары арасында мамадышлар җиңүче дип игълан ителде. Әлеге шәһәр үзешчәннәре Фәүзия Бәйрәмованың “Безне онытмагыз” дигән әсәрен шушы вакыт эчендә меңләгән кешегә күрсәтә. Фестиваль нәтиҗәләре билгеле булгач та, Мамадыш үзешчәннәре тукталып калмый, тамашаны кабат Чаллыга алып килә.

Әйтергә кирәк, шушы әсәр Татарстан сәхнәләрендә уйнала башлаган вакытта, аның авторы булган Фәүзия Бәйрәмовага карата эзәрлекләүнең көчәйгән, мәхкәмә эшләренең кызган вакыты иде. Мамадыш театрының баш режиссеры, тамашаны сәхнәгә куючы Марат Баязитовны әлеге вазгыять куркытмаган.
Марат Баязитов

“Әсәрдә әйтә торган фикер бар икән, нигә мин аны куймаска тиеш? Бу минем шәхсән эшем һәм миңа “указ” булырга тиеш түгел. Бу очракта автор фикере белән минем фикер туры килә, шуңа, ниләр генә булса да, үземнекен эшләргә тырыштым”, ди М.Баязитов.

Ф.Бәйрәмованың әлеге әсәре Сталин заманы золымнарын күрсәтә. Мамадыш театрын, әсәрнең авторын котларга дип сәхнәгә менүчеләр тамашаның бүгенге кыйммәтенә дә тукталды.

“Әсәр карау һәм аңлау өчен дә катлаулы. Аның эченә кереп, шул еллар фаҗигасен искә төшерәсең. Алла сакласын, мондый хәлләр безнең буынга язмасын иде. Миллионлаган кеше режим, сугыш корбаны булган. Искә төшүгә, тәннәр чымырдый”, дип дулкынланып сөйләде Мамадыш мәдәният бүлеге башлыгы Илнур Хафизов.

“Без, татарның, әлегә теле ачылмаган. Бу әсәрне тагын 10-15 ел карасак та, зыянга булмас. Безгә әле сабак аласы да аласы. Гел буйсынып, сафка басып йөрү юлында без. Әсәрнең сәхнәгә чыгуына куанырга кирәк.

Халыкны “мунча ташы”, башка шамакайлыклар белән боздылар. Халыкның сызлануын тарихта калдырган өчен Фәүзия ханымга рәхмәт. Халык оча торган кешеләр, албастылар, сихерчеләр турында егыла-егыла укый. Ләкин ул авторлар тарихта калмаячак. Тарихта Ф.Бәйрәмова, Айдар Хәлим һәм тагын берничә санаулы гына кеше калачак”, дип тәмамлады чыгышын Чаллы язучылар берлеге рәисе Вахит Имамов.
Фәүзия Бәйрәмова, Илнур Хафизов, спектакльдә катнашучы артистлар

Менә шушы чыгышлар вакытында язучы Ф.Бәйрәмова үзе дә сүз алды.

“Бу әсәр моннан 25 ел элек зур авырлык белән язылды. Әсәр язылганда прототип-геройлар исән иде, алар – Сталин төрмәләрендә утырган апалар. Хыялым – шул апаларны беренче рәткә утыртып, академия театрында күрсәтү иде. Әмма моны Казан театрлары куярга курыкты, теге апалар да берәм-берәм үлеп бетте.

Рәхмәт, мамадышлар бу эшкә алынды. Без бүген авыру, безгә шушы дару кирәк. Сталин чорының канлы сәхифәләреннән сабак алу өчен кирәк. Дәүләт тәүбә итмәде. Террорның тагын башлануы мөмкин. Мине, Рәфис Кашаповны, Дамир Шәйхетдинне хөкем иттеләр. Башкалар башына бу бәлаләр килмәсен”, дип теләде “Онытмагыз безне” әсәре авторы Ф.Бәйрәмова.

Язучы Айдар Хәлим татар театрларына халыкны уйландырырлык әсәрләрне күбрәк сәхнәгә чыгару теләген белдерде.
XS
SM
MD
LG