Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан егете Удмуртиядә дан казанды


Риф Хәсәншин
Риф Хәсәншин

Сәнгать өлкәсендәге милләттәшләребез арасында профессиональ белгечләр байтак. Башкортстанда туып үскән, югары сәнгать белемен Уфада алып, Башкортстанның опера һәм балет театры сәхнәсендә хезмәтен башлаган Риф Хәсәншин шуларның берсе.

Риф Хәсәншин 1991 елда Ижауга килеп урнаша. Вараксино авылында мәдәният йортын җитәкли ул. Әмма ул моның белән генә чикләнми: муниципаль хорда җырлый, соңрак "Арсенал-бенд" оркестрына килә.

Шулай ук татар иҗтимагый үзәге оештырган чараларны, республикакүләм сабантуйларын, башка бик күп бәйрәмнәрне үзенчәлекле һәм бик кызыклы итеп алып баручы Риф Хәсәншинны бүген республикада ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Зиннур улы Хәсәншин тиздән үзенең юбилей туган көнен – 50 яшен билгеләргә әзерләнә.

Риф Хәсәншин тормышы турында җыр-моң тулы гомер дип әйтергә була. Ул барлык эшләрне дә җырлап башкара дисәк, бердә артык булмас. Дөрестән дә, ул үзенә йөкләгән һәр эшне, нинди булуына карамастан, чын күңелдән башкара. Ә шулай да сәхнәгә, җырга юлы кайчан башланган соң?

“Мине бакчага йөртмәгәннәр. Күрше абый белән утырганмын. Ул миңа рус җырын өйрәткән. Соңрак мәктәптә җырлый идем. Шулай итеп сәхнә тормышын сайладым”, ди Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Хәсәншин.

Аның олы сәнгатькә юлы Башкортстанда опера театрында башлана. “Театрда күргән һәм өйрәнгән барлык белем Удмуртиягә килеп эшли башлагач, бик кирәкле булды”, ди ул.

Удмуртиянең дә бик күп сәхнәләрендә чыгышлар ясарга туры килде Риф Хәсәншинга. Ижауда шәһәр сабантуйларын күңелле итеп алып баручы ул. Шулай ук республикакүләм бәйгеләрне, тантаналы кичәләрне алып бару да Риф Хәсәншин җилкәсендә булды. Сәхнәдә көтелмәгән вазгыять килеп туган очракта да югалып калмый, елмаеп кына кирәкле сүз табып әйтә, яисә берәр мәзәк сөйләп, тамашачыны көлдереп ала.

Туган җире – Башкортстаннан ерак яшәсә дә, татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен үтәп яши, аларны үзенең улларына да тапшырырга омтыла Хәсәншиннар. Рус мохитендә үскән егеткә, бүген – гаилә башлыгына, туган телен саклап калуда нәрсә ярдәм иткән соң?

“Әти-әни үз нәселеңне онытмаска өнди иде. Алар өйрәткәнчә яшәргә тырышабыз”, ди Риф Хәсәншин.

Гаиләсе дә тату-дус. Олы улы инде яшьләр театрында - артист, кече уллары аккордеонда уйный, ул киләсе елда тугызынчы сыйныфны тәмамлап, музыка көллиятенә укырга керергә ниятли. “Тормыш иптәшем сәнгать өлкәсендә эшләмәсә дә, аның да күңеле тулы җыр”, ди Риф Хәсәншин.

Риф Хәсәншин Владимир Михайлов җитәкчелегендәге Ижау шәһәр муниципаль хоры белән хезмәттәшлек итә. Шушы төркем белән танылган композитор Карл Дженкинсның тынычлык мессасында җырлады ул. Партитурадагы азанны башкаруны аңа бирделәр. Шулай итеп, Риф Хәсәншин башкаруында азан манарадан түгел, сәхнәдән яңгырады.
XS
SM
MD
LG