Accessibility links

"Милләтара бәрелешләр Русияне таркатырга мөмкин"


Мәскәү милициясе көчәйтелгән чаралар күрә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:47 0:00
йөкләү

15 декабрьдә урыс милләчеләре белән кавказлар арасында бәрелешләр көтелә дигән хәбәрләр сурәтендә Мәскәү милициясе көчәйтелгән чаралар күрә башлаган. Киев вокзалы янында 200 кеше тоткарланган.

Мәскәүдә үтәмилләтчеләр урамнарга чыга. БДБ илләреннән килгән эшче мигрантларны өйләренә милиция озата.

Чәршәмбе интернет челтәрләрдә Мәскәүдә урыс милләтчеләрнең кавказлылар белән бәрелеше мөмкинлеге турындагы хәбәрләр таралганнан соң шәһәрдә иминлек чаралары көчәйтелде. Киев вокзалы янында 200ләп кеше тоткарланды. Шулай ук кичкә таба берничә йөз кеше үтәмилләтчел шигарләр кычкырып, Зур Доргомиловская урамына чыккач, ОМОН тарафыннан кулга алына башлады. Тоткарланган үтәмилләтчел карашлы яшьләрнең саны 700гә җитә.

Төмән өлкәсе мөселманнары казыят идарәсе җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Мәскәүнең Манеж мәйданындагы кебек бәрелешләр Русиянең башка төбәкләренә дә күчәргә мөмкин, дип саный.

Шул нисбәттән, ул чәршәмбе көнне Төмәннең милли эшләр идарәсе җитәкчесе Евгений Воробьевка телефонаграмма юллаган.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин
“Бу хәлләрдән соң профилактика булырга тиешлеген әйттем. Көтмәгәндә шундый көчләр Төмән якларында да пәйда булырга мөмкин. Шуның өчен сак булырга кирәк”, ди ул.

Гарифуллин милли эшләр идарәсе җитәкчесенә якын көннәрдә бөтен дин әһелләре, милли диаспора вәкилләрен җыеп “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшергә тәкъдим ясаган.

“Әгәр үз дәүләтебездә милли дуслыкны югалтсак, ул вакытта Русиянең таркалуы мөмкин дип әйтсәм, бернинди хата булмый. Милләтара бәрелешләр башланып туктатып булмаса һәм дәүләт җитәкчеләре берни эшли алмаса, ул вакытта бу Русиянең бетүе булачак”, ди ул.

Гарифуллин үтәмилләтчеләрне үзвакытында тыярга кирәк иде дип саный. Һәм хәзер бу проблема җитәкчеләрне дә аптырашта калдыруын әйтә.

Моннан тыш, ул Русиядә хәзер православие динен генә өстен куялар дигән фикердә.

“Мөселманнар мескен хәлдә. Алар бар яктан кимсетелә. Шуңа күрә мин кулга алынган егетләр һәрвакыт яклап чыгам, менә Айдар Хәбибуллинны яклап мөрәҗәгать яздым. Аны бер гаепсезгә кулга алуларын әйттем. Ә кем белә, бәлкем мине дә тиздән кулга алырлар? Безне бит яратып бетермиләр”, ди Фатыйх хәзрәт.

Аның Манеж мәйданындагы хәлләрнең барлык Русиягә таралу куркынычы фаразлары инде күзәтелә дә башлады. Петербурда һәм Самарда бәрелешләр оештырырга тырышкан бер төркем кораллы яшьләр тоткарланган. Петербурның Печән мәйданында 60лап, ә Самарда 100дән артык кеше милиция бүлегенә озатылган.
XS
SM
MD
LG