Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:41

Уфа татарлары җанисәп нәтиҗәләрен санауда хәрәмләшүләр турында хәбәр итә


Айрат Гыйниятуллин

Айрат Гыйниятуллин

Татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында шул хакта фикер алышу узды.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Анда берничә мәсьәлә каралды. Беренчесе – җанисәп мәсьәләсе. ТИҮ рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин сүзләренә караганда, мәгълүматларны фальсификацияләү бара. Бу турыда аңа шушы эш белән шөгыльләнүче кеше ирештергән:

“Ул кеше сүзләренчә, җанисәп мәгълүматларын 2002 елдагысы дәрәҗәсенә җиткерү эшләре бара. Чөнки кайбер районнарда 2002 елда узган җанисәп белән чагыштырганда, татарлар саны арткан. Шул сәбәпле, бер төркем шул саннарны төзәтү белән мәшгуль. Аларның эше егерменче декабрьләргә кадәр дәвам итәчәк”.
Татар җәмәгатьчелеге ул фальсификациянең кайда ясалуы турында мәгълүмат ала алмады. Чөнки Айрат Гыйниятуллинга бу хакта мәгълүмат бирмәгәннәр. Шунысы да билгеле булсын, 2002 елда узган җанисәп мәгълүматларын “Президент-отель”дәге махсус бүленгән бүлмәләрдә “төзәткәннәре” мәгълүм.

Утырышта җанисәпне фальсификацияләү уңаеннан бу атнада пикет уздырырга килешенде, аңа әзерлек мәсьәләләре каралды.

Миңнеханов Уфага бара

Икенче каралган мәсьәлә – Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәфәренә әзерлек мәсьәләсе булды. Бу хакта милли-мәдәни мөхтәрият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин ирештерде:

“Ниһаять, ике арадагы салкын мөнәсәбәтләрне каплаган боз эрүгә таба бара. 22 декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Уфага сәфәре көтелә. Анда ике республика арасындагы хезмәттәшлек турында килешү яңартылачак. Без ике Рөстәмнең очрашуына зур өметләр баглыйбыз. Очрашудан соң күп тә узмый республикалар арасында мәдәният көннәре узачак. Татарстан президентының Башкортстан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы да карала. Андый очрашу булган хәлдә, без аны тиешле дәрәҗәдә уздырырга, ике республика арасында урнаша башлаган мөнәсәбәтләргә зыян китерми генә Башкортстан татарлары проблемалары турында да сөйләшү уздырырга тиеш”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG