Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

Русиянең күп кенә мәчетләрендә вәгазьләр русча сөйләнә. Сызран шәһәрендә имам булып торган Илгизәр Сәгъдиев вәгазьләрне татарча сөйли. Бу уңайдан ул кайбер фикерләре белән уртаклашты.

Соңгы вакытларда Русия киңлекләрендәге мәчетләребездә вәгазьне русча гына алып баралар, дигән хәбәрләр еш ишетелә. Сәбәбен дә аңлатырга тырышалар: имештер, Урта Азия һәм Кавказ якларыннан килүчеләр күп.

Самар өлкәсенең Сызран шәһәре – чеп-чи урыс каласы. Илгизәр Сәгъдиев килгәндә, Сызранда бер мәчет булган, аның эшләү дәверендә мәчетләр саны дүрткә җиткән.

Бүгенгесе көндә Илгизәр Сәгъдиев – имам, Сызран төбәгендә мөхтәсиб, Самар мөфтиятендә ахун дәрәҗәсенә күтәрелгән дин әһеле.

Шул ук вакытта татар телен дә белә, читтән торып Казан университетының татар теле факультетын тәмамлаган сирәк муллаларның берсе.

– Илгизәр хәзрәт, Сызранда вәгазьләр кайсы телдә бара?

– Вәгазьләр татар телендә алып барыла. Иң соңыннан 4-5 минут русча хәбәрлим һәм игъланнарны урысча бирәм.

Әйе, бездә дә Урта Азиядән килгәннәр күп. Ләкин дә Идел буенда мәчетләрне татарлар салган, татарлар сала һәм вәгазьләр дә татарча барырга тиеш.

Мәчет – Аллаһ йорты, мәчеттә милләтчелек юк. Ләкин вәгазь татар телендә үтемлерәк. Русча вәгазь сөйләү тозсыз ашны хәтерләтә. Диннең нечкәлекләрен тик ана телендә генә җиткезеп була. Урта Азиядән килгәннәр татар телендәге вәгазьләрне аңлыйлар.

Аларның аңлаганнарын кайдан беләсез?

– Мин аларның күзләреннән аңлыйм.

Татарча сөйләгәнгә канәгатьсезлек белдерүчеләр бармы?

– Юк. Бик канәгатьләр. Татарча гына сөйләсәгез дә ярый диючеләр бар. Рәхмәтләр әйтәләр.

Мәдрәсәләрдә татар теле укытылырга тиешме?

– Бик кирәк. Әле иске татар телен дә укытырга кирәк. Үзебезнең гадәтләрне сакларга кирәк. Барлык мәдрәсәләрдә дә укыту системы бер булырга тиеш.

Вәгазь сөйләүче муллаларыбызга сәнгати һәм психолог сыйфатлары җитешеп бетми бугай. Моны китапларыбыз таләп итә. Вәгазьдә матур тавыш һәм тәэсирле сөйләү – беренче шарт.

Имам кешегә рухи яктан якын булырга тиеш. Имам кешегә мәгълүмат бирүче генә түгел, кешенең күңеленә керүче дә булырга тиеш. Ул психолог та, сәясәтче дә, төрле яктан җитешкән кеше булырга тиеш. Ул рульдә булырга тиеш. Ул заман сулышын тоеп, интернетта йөзәргә тиеш. Ул иң хәбәрдар кеше булырга тиеш.

Кайбер муллалар вәгазьне борын асларына карап сөйли. Дини күзлектән бу дөресме?

– Вәгазь сөйләгәндә мин үзем кешеләрнең күзләренә карап сөйлим. Халык арасында бер ихлас күңелле күзне күрәм дә, шуңа карап сөйлим. Шул күздән яшь чыкса, мин өйгә куанып кайтам. Вәгазь сөйләгәндә артистлык кирәк, ләкин дә үз-үзеңә сокланыр өчен түгел, үзеңә сокландырыр өчен түгел. Аллаһ ризалыгы өчен кирәк. Вәгазьдә ихласлылык – төп шарт.

Самар татарларының яшәешенә өмет бармы, ничек уйлыйсыз?

– Өмет бар, Аллаһы теләсә. Гали, Мәчәләй, Кызыл Су, Тупли кебек авылларыбыз булганда, яшәргә өмет бар. Иң мөһиме – милләт язмышына битараф булмаган шәхесләребез бар.

Халкыма мөрәҗәгать итәм: ”Дини мәхәббәт белән бергә милли мәхәббәт тә тәрбияләгез балаларыгызда. Мәктәпләрдә татар телен саклагыз. Татарга дин дә, мәгариф тә, мәдәният тә кирәк. Җырлый да белегез, бии дә белегез”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG