Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия 2011 елда Әфганстаннан гаскәрләрен чыгара башлый


Германия Әфганстаннан үз гаскәрләрен киләсе елда чыгара башлап хәрби көчләрне 2014 елга кадәр өйләренә кайтарып бетерәчәк, дип белдерде бүген парламент алдында чыгыш ясаган Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле.

Депутатлар министрның бу сүзләрен озак алкышлады.

Әфганстанда Германиядән дүрт мең ярым хәрби хезмәт итә. АКШ һәм Британия көчләреннән кала Әфганстанда НАТО җитәкчелеге астында хезмәт итүчеләрнең иң күбе – Германиядән.
XS
SM
MD
LG