Accessibility links

Кайнар хәбәр

Dәrdmәnd: Милләтнең елау-сыктау тавышын ишет!


Шагыйрь, миллионер, Русиянең алтын патшасы, хәйрияче Закир Рәмиев әсәрләре нигезендә Камал театрында “Dәrdmәnd” спектакле куела.

Закир Рәмиевнең (тәхәллүсе Дәрдмәнд) фәлсәфи шигырьләре, абыйсы Шакир белән (1912 елда Мәскәүгә барганда, поезддан егылып төшеп һәлак була) татар матбугатын чыгару, мәчет-мәдрәсәләр ачуга керткән эшләре XX гасыр башы мәдәни, милли тормышында зур урын алып тора. Алтын приискалары хуҗалары Рәмиевләрне Русиянең алтын патшалары, татар өчен миллионнарын кызганмаучы фидакарь хәйриячеләр дип бәялиләр.

Язучы Галимҗан Ибраһимов исә “Татар шагыйрьләре” мәкаләсендә Дәрдмәндне шагыйрь Сәгыйт Рәмиевтән соң (Дәрдмәнднең икетуган энесе) торучы, кабатланмас шагыйрь, дип яза. Ә Тукайны иҗаты ягыннан өченче урынга чыгара.

Сәхнәдә XX һәм XXI гасыр тоташа

“Dәrdmәnd” спектаклен режиссер Илгиз Зәйниев белән рәссам Илдар Кәрим әзерли. Әсәр мәдәният министрлыгы оештырган “Альтернатив театр” проекты кысаларында эшләнә. “Dәrdmәnd” спектакле Закир Рәмиев шигырьләре, хатлары, Рәмиевләр турындагы истәлекләр, замандашлары фикерләре нигезендә генә сәхнәгә куелган.

Илгиз Зәйниев
“Без үзебез берни дә язмадык”, ди Зәйниев.

Илгиз Зәйниев Дәрдмәндне тормышның фаҗигасен ачып салган зәвыклы шагыйрь, дип бәяли. Илдар Кәрим өчен Дәрдмәнд – кумир да, киләчәккә өмет чаткысы да, бөек фикерләр иясе дә, философ шагыйрь дә.

“Дәрдмәнд беренче поездлар, кинематография, типографияләр эшләгәндә – индустрияләштерү чорында яшәгән. Без дә хәзер интернет, виртуаль дөньяда яшибез. Минемчә, ул үзен безнең кебек хис иткән. Әмма чорлар охшашлыгына бу гына сәбәпче түгел. Бу – репрессияләр һәм инкыйлаблар заманы. XX һәм XXI гасыр башларының охшашлыгын сәхнәдә күрсәтергә телибез”, ди Илдар Кәрим.

Әлбәттә, әсәрдә Закир Рәмиевнең “Кораб” шигыре зур урын ала. Шигырьнең көчен, фикерен ачып салырга тырыштык, ди Зәйниев.

Спектакль афишасы – үзе бер инкыйлаб

“Dәrdmәnd” спектакленең афишасы татар мәдәниятендә үзе бер инкыйлаб буларак кабул ителергә тиеш. Ул гарәп һәм латин графикасында гына язылган, анда кирил хәрефләре яки урыс телендә язылган бер генә сүз дә юк. Бу да үзенә күрә XX башы мәдәниятен тоемлау. Чөнки егерменче елларга кадәр татар кичәләренең афишалары шулай язылган.
Илдар Кәрим


Спектакль афишасы кап-кара кәгазьгә ясалган. Аның авторы Илдар Кәрим әйтүенчә, афишада кара төс совет хакимиятен аңлата.

“Совет хакимиятенең татар зыялыларына, йолаларына катнашы булмаган. Урыс хәрефләре белән инкыйлабтан соң гына яза башлаганнар. Бу эш – XXI гасыр башында башланган эшнең дәвамы булып тора”, ди Илдар Кәрим.

Рәмиевләр татар өчен алтыннарын кызганмый

Бертуган Шакир белән Закирның татар газетын чыгару фикере 1880 елларда, Закир Төркиядә белем алганда ук туа. “Типография шрифтларын ничек итәрсең, ни бәһаләр белән алмак мөмкин – язарсыз. Вә бу сәфәрдә алып кайту мөмкинме яки соңрак булса да алдыру яхшы булырмы? Ничек булса да, бу хосуста гайрәт итмәк кирәк иде”, дип яза Шакир 1881 елда Төркиядә укыган энесе Закирга.

Хаттан күренгәнчә, Шакир Оренбурда күпләп китап бастыру турында уйлый. Төркиядән газет, китаплар җибәрүен сорый. Әмма газетларның кайбер урыннарын цензорларның кара буяу белән буяп җибәрүләрен әйтә.

Шакир Рәмиев
1902 елда Шакир белән Закир Рәмиевләр Русиядә татарча газет чыгарырга омтылып карый. Әмма патша хакимияте моңа рөхсәт бирми. Шулай да алар максатларына ирешә: 1906 елда Оренбурда “Вакыт” газетын һәм “Шура” журналын чыгара башлыйлар. Шуннан соң Дәрдмәнд әдәбияткә тагын да якыная. Гәрчә, шигырьләрен бик сирәк бастыра.

“Вакыт” газеты белән әдип Фатих Кәрими, “Шура”да Риза Фәхретдин җитәкчелек итә. Аларга, урыс мөхәррирләре дә 70-80 сум хезмәт хакы алмаганда, 130 сум “жалование” түләнә. Бушлай йортлар бирелә, бөтен уңайлыклар да тудырыла.

1909 елда Закир Рәмиев “Вакыт” һәм “Шура”ның алтын хисабы белән ун мең сумга якын зыянга эшләвен әйтә. Әмма басмаларның сыйфаты хакына 15 мең сум зыян күрергә риза булуларын белдерә.

Рәмиевләр яшь каләм ияләрен Оренбурга тартырга тели. Шул рәвешле Казаннан Борһан Шәрәф, Шәриф Камал һәм башкалар Оренбурга күчә. Әмма Тукай Рәмиевләр белән барудан баш тарта, “Тарта яшьләрне Рәмиевләр алтыны” дип язып та чыга.

Дәрдмәнд – милләтче шагыйрь

Замандашы Фатих Кәрими Дәрдмәндне милләтче шагыйрь дип бәяли. Татар милләте өчен фәлсәфи борчылу аның күп шигырьләренә хас. Мисал өчен,

“Кыйтга” шигыре:

Һөҗүм иткән язмыш тозак корып,
Ишет милләтнең ул елау-сыктавын вә зарын!
Сине бер эшләнмәгән чи тимер дип исәпләгән ул
Чыгар кындан каләм – тел кылычын.

Шулай ук Дәрдмәнднең дүртьюллык шигырьләрендә бигрәк тә ачык күренә.

Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угылы татармын,
Татар түгел димә – башың ватармын!

Рәмиевләр нәселе XXI гасырда

Шакир һәм Закир дәвамчылары бүген дә үзләренең затлы татар нәселеннән булуларын белеп, тоеп, горурланып яши. Илдар Кәрим Рәмиевләрнең оныкларын спектакленә дә чакырган. Әмма совет елларында Рәмиевләр хакимияттән, басымнардан куркып, фамилияләрен алыштырырга, урыс исемнәре кушарга да мәҗбүр була.

Совет хакимияте халыкларны юк итү өчен башта затлы нәселләрне юк итте дигән фикер дөрескә чыга. Әмма Рәмиевләр совет чорында югалып тормый. Закир Рәмиевнең оныгы Бәшир Рәмиев (1918-1994) Советлар Берлегендә беренче компьютер уйлап таба.

Шакир Рәмиевнең кызы Камилә Садри Максудига кияүгә чыга. Төркиядә яшәп вафат була. Бүген Рәмиевләрнең дәвамчылары Мәскәүдә, Казанда, Оренбурда, Уфада яши. Аларның күбесе – фән кешеләре. Vkontakte.ru интернет челтәрендә Рәмиевләр гаиләсе төркеме дә бар.

Дәрдмәнд кабере өстендә завод

Спектакль режиссеры Илгиз Зәйниев Закир Рәмиевне совет хакимиятенең беренче корбаны итеп күрсәтергә тырышкан. Дөрес, Дәрдмәнд беренчеләрдән булып, бар байлыгын совет хөкүмәтенә тапшыра. Чит илгә дә чыгып китү мөмкинлеге булган. Әмма төрле җирдә яшәүләре, илне ташлап китәсе килмәү моңа ирек бирми. Аннан соң шуны да әйтергә кирәк, Шакирның да, Закирның да хатыннары берничә була.

Дәрдмәнд, 1877 ел, Орски
1921 елда ачлык башлангач, Закир Рәмиев ачларга ярдәм итү эшен башлый. Әмма үзе дә 1921 елда Орски шәһәрендә тифтан үлеп китә. Шулай да Дәрдмәнднең ачтан үлүе турында да мәгълүматлар бар.

“Дәрдмәнд совет хакимияте үз халкын бу кадәр мыскыл итәр дип уйламаган. Тормышның көйләнүенә өметләнгән”, ди Илгиз Зәйниев.

Әмма совет хакимияте Дәрдмәнднең үзенә дә, иҗатына да, исеменә дә, нәселенә, татар милләтенә эшләгән эшләрен юк итәргә тырыша. Улы Искәндәр 1943 елда репрессиядә үтерелә, Дәрдмәнд иҗатына буржуй ярлыгы сугыла, нәселе төрле җиргә тарала, өлешчә урыслашырга мәҗбүр була.

Дәрдмәнднең кабере өстенә бүген завод салынган. Бөтен байлыгын тартып алган хакимият аның каберен дә юкка чыгара. Күрәсең, Дәрдмәнднең “Кораб” шигыре татар милләтенең, үзенең язмышын алдан фаразлап, пәйгамбәрләрчә язылган шигырь була.

“Dәrdmәnd” спектакле 18 декабрьдә, 12 сәгатьтә Камал театрының Кече залында уйналачак.
XS
SM
MD
LG