Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә ике татар егетенә мәхкәмә дәвам итә


Наил Микеев (c) белән Равил Тимербулатов
Наил Микеев (c) белән Равил Тимербулатов

14 декабрьдә Наил Микеев белән Равил Тимербулатов эшенә карата чираттагы мәхкәмә утырышы булды. Утырыш башында ук прокурор Инна Исаева үз чыгышында “җинаятьчеләргә” нинди җәза бирү кирәклеген белдерде: Микеевка - 170 мең, Тимербулатовка – 120 мең сум күләмендә штраф салу.


Адвокатлар Наил Микеев белән Равил Тимербулатовны бөтенләй аклауга өндәде. Чөнки Конституция буенча һәр ватандашка сүз иреге бирелгән. Бу исә Русия дә кул куйган халыкара документларның да төп таләпләреннән берсе икәнен дә искә төшерде алар. Адвокатлар чыгышыннан өзек:

"Кызганыч ки, чынлыкта икенчерәк килеп чыга: халыкның бернинди дә хокукы юк. Бөтен байлык олигархлар кулына күчте, ә гади халыкның моңа каршылык күрсәтергә дә хокукы юк. Ә мондый гайре табигый вазгыять турында һәркем үз фикерен белдерергә хаклы. Аннан соң кеше әйткән сүзләргә карата үзеңчә экспертиза ясап, үзенчә нәтиҗә ясау –хөкемдар компетенциясе түгел. Чынлыкта исә экспертиза тонык, томанлы.

Ике экспертиза да мәхкәмәгә тартылганнарның гаебен исбат итә алмый. Кирәкле мәгълүмат алу өчен, Тимербулатовны җәберләүләр – канунга сыймый. Шулай ук Наил Микеевтан Коръәнне тартып алуны аңлап булмый. Халык эчкечелеккә сабышкан заманада – бигрәк тә. Лермонтовның “Прощай, немытая Россия, страна рабов, страна господ” дигән сүзләрен дә искә төшерү дә урынлы булыр иде.

Бу ике ватандашның сүзләре – бүген дә актуаль. Эчкечелек, ришвәтчелеккә баткан илнең бүгенге халәтенә ризасызлык һәм шундый вазгыятьне төзәтү кирәклеге дә һәркемгә аңлашылырга тиеш."
Наил Микеев та моңа үз сүзен өстәде. Кинорежиссер Никита Михалковның генерал Шамановны өлкә губернаторы итеп сайлату кампаниясе, шул Шамановның губернатор булып торган чорында өлкәнең иң керемле ширкәтләренең әллә кемнәр карамагына күчерелүен искә төшереп, мондый талау өчен беркемнең дә җавапка тартылмавына игътибар юнәлтте ул.

Чынлап та, Шаманов вакытында Чынлы шикәр заводыннан, Димитровградтагы олуг Тегермәненнән өлкә халкы колак какты бит. Һәм мондый җинаятьләре өчен бернинди дә җавапка тартылмаган генерал Шаманов бүген дә Мәскәүдә, кем әйтмешли, “на белом коне”.

Мондый мәгълүматлар, бәлки, хөкемдарларны да уйланырга мәҗбүр иткәннәрдер. Аннан тыш, Чаллыдан килгән Мөрәҗәгатьне хокук яклаучы Сергей Крюковның бәян итүе бик урынлы булды.

“Сембер мөселманнары гаепсез дип танылырга тиеш” дип аталган күләмле генә мөрәҗәгатьтән берничә өзек:

“Яңадан тоталитаризм һәм дәүләти терроризм режимына кайтарылган илдә теләсә нинди протест омтылышы, Җинаять кодексының 282нче матдәсенә таянып, “Милләтара капма-каршылык тудыру” дип бәяләнүе һәм моның өчен мәхкәмә эшен кузгатулар гадәткә кереп бара. Мөрәҗәгатьтә шулай ук 1948 елда БМО Генераль ассамблеясе кабул иткән Декларация дә искә алына. Шулай ук Русия Конституциясенең дә шушы Декларация нигезендә төзелгәне дә искә төшерелә һәм барча диннәргә дә тигез хокук бирелүе таләп ителә.
Ләкин гамәлдә бары тик праваслау диненә генә өстенлек бирелә – ул дәүләти идеологиянең төп әсасына әйләнә бара. Башка дин вәкилләре, бигрәк тә мөселманнар, кимсетелә, җәберләүләргә дучар ителә".
"Тәреле йөрешләр, мәктәпләргә һәм армиягә дә праваслау диненең төп идеология чыганагы сыйфатында көчләп тагылуы, армиягә алынучыларны “изге су” сибеп “сыйлау, кеше үтерү өчен әзерләнгән урыс коралын да “изге су” сибеп “изгеләштерү” – гадәти күренешләргә әйләнә баралар. Теләсә нинди шәһәргә килеп керүчене юлда олуг тәреләр һәм иконалар “каршылый”. Шундый вәхшилекләргә ризасызлык белдергән Микеев белән Тимербулатов тулаем аклау, ә аларны җәберләүчеләрне җавапка тартуны таләп итәбез”.
Мөрәҗәгатькә кул куйган егермеләп кеше арасында Чаллы һәм Казан гына түгел – Мәскәү, Чечня, Башкортстан һәм Сембер вәкилләре дә бар. Шулай ук чит илдә яшәүче күренекле милләттәшебез Гали Акыш та.

Бу мөрәҗәгать хөкемдарларны бераз уйланырга мәҗбүр итәрме-юкмы – киләсе утырыш күрсәтер. Ул 23 декабрьдә булачак.
XS
SM
MD
LG