Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:29

Төмән өлкәсенең Сургут шәһәрендә “Көнбатыш-Себер халыкларының этномәдәни күптөрлелеге: тарих һәм хәзерге заман” дип исемләнгән конференция булып узды. Аның кысаларында шәһәрнең Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә ”Халыклар төрле - хәтер бер” дигән темага күргәзмә ачылды.

Конференция Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышланган иде. Катнашучылар Сургут, Петербур шәһәрләреннән һәм Омски өлкәсенең Большеречье районыннан булдылар.

Конференция кысаларында күргәзмә оештыруның максаты - сугыш турында хәтерне яңарту иде. Күргәзмәгә Себер ягында яшәүче халыкларның сугыш елларында туган телләрендә язылган язмалары, хатлары, фоторәсемнәре һәм башка документлары куелды. Конференция барышында кайбер язмаларның тарихы турында сөйләделәр, кайберләре турында аңлатмалар бирделәр.

Конференция эшендә омскилар да катнашты

Зәлифә Рахмангулова әтисенең скрипкасын күрсәтә
Конференция эшендә Омски өлкәсенең Большеречье районынан Тарих һәм этнография музее мөдире Вера Лопатина һәм Үләнкүл авыл музее җитәкчесе Зәлифә Рахмангулова катнашты. Алар күргәзмәдә үз бүлекләрен булдырганнар. Аларның бүлеге экспонатларның күптөрлелеге белән башкаларныкыннан аерылып торды. Башка халыклар бүлегендә сугыш елларында язылган берничә генә хат, яки бер-ике экспонат булса, омскилар бүлегендә дистәләгән әйбер һәм йөзләгән хат булды. Зәлифә ханым үзе генә дә күргәзмәгә әтисенең фронттан язган 200дән артык хатын куйган иде.

Конференцияне оештыручылар

Конференцияне оештыручылар һәм үзләренең катнашулары хакында Зәлифә Рахмангулова менә ниләр сөйләде:

Татар бүлеге экспонатлары
– Петербурда яшәүче Олег Рудольфович Николаев, филология фәннәре кандидаты, “Музей народной письменности” оештырган. Сугыш елларында язылган рәсми булмаган хатларны, көндәлекләрне җыеп, аларны “Русский мир” дигән журналда бастырган. Ул Сургут шәһәр хакимияте белән тыгыз мөнәсәбәттә тора. Администрация белән бергә ул инде берничә конференция оештырган. “Сугыш елларының онытылган җырлары” дигән, Сургут ягында нефть эшкәртә башлауга багышланган һәм башка темаларга конференцияләр инде булып узды.
Быелгы конференциядә сугыш елларында төрле телләрдә язылган хатлар, язмалар, көндәлекләр һәм башка документлар турында сүз барды. Төрле милләт халыклары сугыш хатирәләре белән уртаклашты. Конференция кысаларында оештырылган күргәзмәдә, асылда, гаиләләрдә сакланган сугыш еллары хатлары күрсәтелде.
Омскилар күргәзмәсе

Күргәзмәгә куелган хатлар арасында гарәп һәм латин хәрефләре белән язылган хатлар да булды. “Аны безгә районыбызда яшәүче татарлар бирде. Без аларны бик саклап тотабыз,” ди Большеречьеның Тарих һәм этнография музее мөдире Вера Лопатина.

Әбдрәхим Рахмангуловның хәрби киеме һәм фотосы
Зәлифә Рахмангулова конференциядә “Себер татарлары архивында сугыш хатирәләре” дигән тема белән чыкты. Күргәзмәгә ул әле әтисенең сугыштан язган 200дән артык хатын куйган иде. Хатларның эчтәлегенә, язылу тарихына тукталды, кайберләреннән өзекләр укып бирде.

Аннары Зәлифә ханым якын туганы Мәнвия апа Шихованың сугыш елларында язган көндәлеген күрсәтте. 16 яшьлек кызның үз авылында күргән авырлыклары турында сөйләде.

Зәлифә Рахмангулованың да, Вера Лопатинаның да чыгышлары тыңлаучыларда кызыксыну уятты. “Соңыннан яныбызга килеп рәхмәт әйтүчеләр һәм танышырга теләүчеләр дә булды”, ди Зәлифә ханым.

”Халыклар төрле - хәтер бер” дигән күргәзмә Сургут шәһәренең Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә ел ахырына кадәр кадәр эшләячәк. Аны теләгән кеше барып карый ала. Соңыннан күргәзмә экспонатлары һәм “Халыклар язмалары музее” программасы турында мәгълүматны интернеттан табарга мөмкин булачак.

XS
SM
MD
LG