Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaks хуҗасы Ассандж иреккә чыгарылды


WikiLeaks сәхифәсе хуҗасы Джулиан Ассандж 240 мең фунт фидия акчасына иреккә чыгарылды.

Гаепләү ягы аны вакытлыча иреккә чыгару карарына ризасызлык белдереп кабат мәхкәмәгә биргән иде. Лондон мәхкәмәсе аларның таләбен кире кагып Ассанджны хөкем эшенә кадәр иреккә чыгару карарын көчендә калдырды.

Швеция Джулиан Ассанджны үзенә тапшыруны таләп итә, анда ул ике хатын-кызны җенси эзәрлекләүдә гаепләнә.

Ассандж үзе бу гаепләүләрне кире кага һәм сәхифәдә яшерен американ документлары чыкканнан соң үзенә каршы яла ягу, дип бәяли.

11 гыйнварда Британия мәхкәмәсендә Ассанджның Швециягә тапшырылу мәсьәләсе каралачак. Шул көнгә кадәр WikiLeaks хуҗасы иректә.
XS
SM
MD
LG